Хәтта «алмаштырырга өлгермәдек» дип әйтсәләр дә, товар ценникта күрсәтелгән бәядән сатылырга тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, бу сезнең проблема түгел. Администраторны чакыртыгыз һәм бәядәге аерма берничә сум гына булса да шикаять итегез. Административ хокук бозулар кодексының «Кулланучыларны алдау» маддәсен (№ 14.7) һәм аның буенча каралган шактый зур штрафларны исләренә төшерегез, дип киңәш итә юрист.