Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
13 гыйнвар 2022, 17:00

Яңа елда – яңа законнар

Россия Юристлар ассоциациясенең Баш-кортстан бүлекчәсе 2022 елның гыйнваренда көченә керәчәк законнар буенча аңлатмалар әзерләде. Алар техник тикшерүгә, авырганлык кәгазьләренә, һәр төрле түләүләргә бәйле.

Яңа елда – яңа законнар
Яңа елда – яңа законнар

   Мотлак техник тикшерү түбәндәгеләр өчен мотлак булмаячак                                                                                                                                                  2022 елның 1 гыйнварыннан автомобильчеләргә һәм мотоциклчыларга ОСАГО полисын алу яки юлга чыгу өчен мотлак техник тикшерү үтәргә һәм диагностикалау картасын алырга кирәкмәячәк.
   Шулай да сезнең транспортыгыз дүрт яшьтән өлкәнрәк булса, һәм сез аны сатып җибәрсәгез яки исәпкә куярга җыенсагыз (сатканда, сатып алганда), диагностика үтү мотлак. Моннан тыш, төп агрегатларның конструкциясен үзгәрткәндә, алыштырганда бу процедура мотлак булып кала. Шулай ук такси, автобуслар һәм йөк машиналары өчен техник тикшерү мотлак.
    Авырганлык, эшкә яраксызлык кәгазьләре электрон төргә күчә
    Электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре күптән файдалануга кертелде. Ә менә агымдагы елдан алар тулысынча юкка чыга һәм электрон форма гына торып калачак. Табиблар яңа форматтагы документка электрон култамга куя һәм аны Социаль страховкалау фондына җибәрә. 1 гыйнвардан бар эш бирүчеләр дә Социаль страховкалау фондының электрон документлар әйләнеше системасына кушылырга тиеш булганлыктан, фонд эш бирүче белән турыдан-туры аралаша һәм электрон эшкә яраксызлык кәгазен ачу, озынайту яки ябу турында хәбәр итә ала.
    Элек эш бирүчеләр вакытлыча эшкә яраксызлык буенча буенча пособиеләрне үз казнасыннан түләп, соңыннан фондтан компенсация ала иде. Хәзер акча турыдан-туры Социаль страховкалау фонды тарафыннан исәпләнәчәк.
    3 яшькәчә балаларга түләү
Өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче балага айлык түләү алырга тиешле гаиләләрнең саны артачак. Быел түләүләр, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә эшкә сәләтле халык өчен билгеләнгән ике яшәү минимумыннан ким булса, түләнәчәк. Моңа кадәр бу күрсәткеч үткән елның икенче кварталына карап алынган иде, хәзер – ул түләүне сорап мөрәҗәгать иткән ел мәгълүматларына карап алыначак. Пособие күләме дә арта – ул гаилә сорап мөрәҗәгать иткән елдагы яшәү минимумына тиң була.
Ана капиталы
1 гыйнвардан ана капиталы күзалланган инфляция буенча түгел, ә чын инфляция буенча индексацияләнәчәк. Аның күләме ел саен 1 февральдә яңадан карала.
Пенсия тәгаенләү
Инвалидлык буенча страховка һәм социаль пенсияләр, шулай ук мәшгуллек хезмәте органнары тәкъдиме белән пенсияләр хәзер гражданның гаризасыннан тыш тәгаенләнәчәк. Пенсиягә социаль түләүләргә дә, мәсәлән, яшәү минимумы күләменә кадәр гариза язырга кирәкми.
Моннан тыш, Пенсия фонды өч елга бертапкыр 40 яшьтән өлкән хатын-кызларга һәм 45 яшьтән алып ир-егетләргә аларның пенсиясе ничек формалашуы хакында хәбәр итәчәк.
Социаль челтәрләр
Киләсе яңылыклар социаль челтәрләргә кагыла. Аларның касы берләре Россиядә үзенең филиалын ачырга тиеш була.
1 гыйнвардән тәүлек аудиториясе 500 меңнән артык булган чит ил компанияләренә Россиядә вәкиллек яки вәкәләтле юридик берәмлек ачуны таләп иткән закон үз көченә керә. Компанияләрнең ачык исемлеген Росскомнадзор төзи. Әле үк бу исемлеккә кергән 13 компания билгеле дә инде. Алар арасында Google, Apple, Meta Platforms, Twitter, TikTok, Telegram һ.б. бар.
Россиядә филиал ачудан тыш, чит ил компанияләре шулай ук:
-үзенең сайтында Россия кулланучылар бе-
лән электрон кире бәйләнеш формасын урнаш-тырырга;
-“Росскомнадзор” сайтында шәхси кабинетта теркәлергә;
-сайтта ведомство тәкъдим иткән исәпләгеч куярга;
-Россия законын бозган мәгълүмат белән куллануны чикләргә.
Яңа закон таләпләрен үтәмәгән сайтларга дәүләт “бан”нын алу хәвефе яный:санкцияләр хокук бозучылар өчен Россиядә эшләрне тулысынча туктатуга кадәр берничә чикләү кертә.
Фитнес һәм спорт өчен салым кайтармасын (вычетын) алырга мөмкин
Салым кайтармасы 2022 елның 1 гыйнварыннан тотынылган суммаларга кулланылачак, ягъни кайтарманы 2023 елда алырга мөмкин, ләкин чекларны һәм килешүләрне яңа ел башыннан ук сакларга кирәк. Тотып калынган акчаны үзеңә генә түгел, 18 яшькәчә балаларга да алырга мөмкин.
Спорт һәм сәламәтлек хезмәтләре өчен тотып калу күләменең югары планкасы календарь ел өчен 120 мең сум белән чикләнгән. Бу кайтарманың максималь суммасы 15,6 мең сум (13 процент) тәшкил итә.
Хөкүмәт физик әзерлек һәм физик тәрбия, рәсми спорт чараларында катнашуны тәэмин итү, күнекмә программаларын һәм физкультура белән шөгыльләнү планнарын әзерләү кебек хезмәтләрне дә раслады.
Россиянең Спорт министрлыгы спорт-сәламәтләндерү оешмалары һәм шәхси эшкуарлар исемлеген раслады. Документ министрлыкның сайтында басылган һәм Федераль салым хезмәтенә җибәрелгән. Реестрга 3836 оешма һәм шәхси эшкуар кертелгән. Иң күп физкультура-спорт оешмалары исемлеге тапшырган биш төбәк исәбенә Мәскәү (279), Санкт-Петербург (189), Свердловк өлкәсе (176), Татарстан (145) һәм Башкортстан (136) керде.
Ашыгыч хезмәтләрне чакырту
Илдә 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакырырга мөмкин. Элек система Россия Феде-рациясенең бар субъектларында да эшләмәгән. Шалтыратулар, әлбәттә, бушлай булачак. Телефон исәбендә акча булмаса да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Биометрия буенча идентификация – мотлак түгел
Гражданның биометрик мәгълүматларын файда-ланып, идентификация яки аутентификация үтәргә теләмәве яки муниципаль хезмәтләр күр-сәтүдән баш тарту өчен нигез була алмый.
Льготалар турында мәгълүмат
Гражданнар “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан һәм бушлай номердан тыш, власть һәм урындагы үзидарә органнарына, махсуслаштырылган оешмаларга һәм Күп функцияле үзәккә барганда да социаль ярдәм чаралары хакында мәгълүмат ала алачак.
Халыкның “кредитлары” кимүе
Россия Банкы банкларның тәэмин ителмәгән куллану кредитларын һәм микрофинанс оешмаларының займнарын бирүен чикләү хокукына ия булачак. Россия Банкының Директорлар советы бу чараларга һәм чикләү тәртибенә кагылышлы займнар һәм кредитлар төрләрен билгеләячәк.
Хайваннарны саклау
Лицензиясез эшчәнлек алып барган зоопарклар, цирклар, зоотеатрлар, дельфинарийлар һәм океанариумнарның эше яңа елдан тыела. Бу хайваннарны тиешле шартларда асрауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: