Маяк
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
14 гыйнвар 2022, 12:00

Яңа система кертелә

2022 елдан ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы гамәлгә кертелә.

Яңа система кертелә
Яңа система кертелә

Бүгенге көндә ашлыкның транспортировкалануы турында төгәл мәгълүматны ашлык яки аны эшкәртү продуктлары тимер юл белән озатылган очракта алырга мөмкин. Продукцияне автотранспорт белән ташыган вакытта йөкне күзәтеп бару һәрвакытта да мөмкин түгел. Күзәтү системасы ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының басудан ахыргы продуктка кадәр барлык этапларда - җитештерүдән башлап сату һәм утильләштерүгә кадәр күчүен контрольдә тотарга, шулай ук бирелгән белешмәләргә анализ ясарга һәм аларның дөреслеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге система ярдәмендә алынган мәгълүмат ашлык күләмен һәм аны күчерү юлларын, шулай ук кулланучылар ихтыяҗын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗә буларак, конкрет тармакның, яки төбәкнең үсеш потенциалын ачыклау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында продукцияне җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сатуда катнашучы барлык оешмалар, шулай ук аның куллану үзлекләре турында мәгълүмат булачак.
2022 елның 1 июленнән 31 августына кадәр анда теркәү - ирекле, 1 сентябрьдән мәҗбүри булачак.
Шулай ук бирегә ашлыкны дәүләт интервенция фондына сатып алу һәм дәүләт мониторингы нәтиҗәләре турында мәгълүматлар кертеләчәк.
Россия Федерациясе законнары таләпләренә һәм ЕЭС илләренең халыкара шартнамәләренә туры килми торган ашлык партиясе, шулай ук товар озату документларыннан башка яисә фальсификация факты билгеләнгән ашлык партиясе РФ Хөкүмәте тарафыннан тартып алынырга тиеш булачак. Дөрес булмаган мәгълүматларны керткән өчен административ җаваплылык каралган.
Системада булган мәгълүматны тапшыру бушлай электрон рәвештә башкарылачак.

Айзат Муллагазиев,
Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.

Фото ачык чыганактан алынды.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: