Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
22 гыйнвар 2022, 12:00

Наркотиклар куллануга мәҗбүр иткән өчен җаваплылык

25нче Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга мәҗбүр итү» 230 нчы статьясына үзгәрешләр кертелде.

Наркотиклар куллануга мәҗбүр иткән өчен җаваплылык
Наркотиклар куллануга мәҗбүр иткән өчен җаваплылык

Шулай итеп, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 230нчы статьясындагы 2нче өлеше «д» пункты белән тулыландырылган, аның нигезендә мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләреннән («Интернет» челтәрен дә кертеп) файдаланып ясалган наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын куллануга мәҗбүр итү югары иҗтимагый куркыныч тудыра, моның өчен 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки аннан башка җәза каралган.
Шулай ук Россия Федерациясе Җинаять кодексының 230нчы статьясы 4 нче өлеше белән тулыландырылган, аның нигезендә, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк зыян күрүченең үлеменә китергән очракта, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 230нчы статьясындагы 1, 2 һәм 3нче өлешләрендә әйтелгән гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Күрсәтелгән шартларда 12-15 елга кадәр иректән мәхрүм итү, 20 елга кадәр билгеле бер вазифаларны биләү яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яки 2 елга кадәр иреген чикләмичә яки аннан башка гына иректән мәхрүм итү каралган. Әлеге закон 2021 елның 7 мартында үз көченә керде.

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: