Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
27 гыйнвар 2022, 16:00

Социаль ярдәм чараларының исемлеге киңәя

2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фонды россиялеләргә элек социаль яклау органнары билгеләгән һәм башкарган түләүләрне, компенсацияләрне һәм пособиеләрне бирә.

Социаль ярдәм чараларының исемлеге киңәя
Социаль ярдәм чараларының исемлеге киңәя

Федераль законнарга кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, Пенсия фондына элек төбәк социаль яклау органнары - россиялеләрнең биш категориясе өчен пособиеләр, түләүләр, компенсацияләр башкарган социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнде: балалары булган эшсез граждан-нарга; радиация йогынтысына дучар ителгән шәхесләргә карата; реабилитацияләнгән шәхесләргә; медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга (инвалид балаларга); пенсия белән тәэмин итүне РПФ башкарган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына.
Чараларның тулы исемлеге Россия Пенсия фонды сайтында урнаштырылган. Балалары булган граж-даннар өчен 2022 елдан РФ Пенсия фонды тарафыннан түбәндәге пособиеләр билгеләнә: бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга 1,5 яшькә кадәр пособие; оешманы бетерүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек буенча пособие; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие; баланы тәрбиягә гаиләгә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие; чакыру буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.
   Башкортстан Республикасы буенча РПФ бүлеге управляющие Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, Пенсия фонды тарафыннан яңа түләүләр, компенсацияләр һәм посо-биеләр билгеләү ведомствоара хез-мәттәшлек исәбенә оештырылган. Элек социаль яклау органнары тарафыннан билгеләнгән түләүләр Пенсия фонды тарафыннан актив рәвештә, шул ук алучының рекви-зитларына башкарылачак. Бу очракта Пенсия фондына мөрәҗәгать итү таләп ителми.
   Әгәр гражданин бу пособиеләргә хокуклы булса да, аннан файдаланмаган булса, агымдагы елдан Пенсия фондының клиент хезмәтенә яки КФҮ офисына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
   Социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча Пенсия фондының яңа функцияләре һәм бюджет вәкаләтләре социаль түләүләрне гамәлгә ашыру процессларын оптимальләштерергә һәм аларны бирү сыйфатын күтәрү өчен социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга бертөрле якын килүне кертергә мөмкинлек бирә.
   Социаль ярдәм күрсәтү чаралары буенча тулырак мәгълүмат РПФ сайтының махсус бүлегендә урнаштырылган. Сорауларга җавапларны Башкортстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең төбәк контакт-үзәге 8 800 600 02 21 телефоны буенча яки гражданнар белән үзара бәйләнешнең Бердәм контакт-үзәге номеры 8 800 600 0000 (шалтырату бушлай) буенча алырга була.

Пенсия фонды идарәсе

Фото ачык чыганактан алынды

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: