Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
4 август 2022, 14:26

Электрон төргә күчү - ярдәмгә

Русия Федераль салым хезмәте эшчәнлегенең бер юнәлеше-салым органнарының һәм салым түләүчеләрнең интернет челтәре аша үзара бәйләнешләренең электрон төренә күчү

Электрон төргә күчү - ярдәмгә
Электрон төргә күчү - ярдәмгә

Русия Федераль салым хезмәте эшчәнлегенең бер юнәлеше-салым органнарының һәм салым түләүчеләрнең интернет челтәре аша үзара бәйләнешләренең электрон төренә күчү. Сайтта 70тән артык интерактив сервис гамәлгә ашырылган, алар тематик төркемнәргә бүленгән һәм салым түләүчеләрнең барлык ихтыяҗларын үз эченә ала. Кайбер сервислар - тематик, күп функцияле, башкалар бары мәгълүмати характерда гына.

Электрон хезмәтләрдән файдалану өчен федераль салым хезмәтенең www.nalog.gov.ru сайтына керергә  һәм «Электрон сервислар» битенә күчәргә кирәк.

Салым органы белән үзара бәйләнештә төп инструмент-салым түләүченең шәхси кабинеты. Ул физик шәхесләр өчен дә (өйдән чыкмыйча гына, бюджет белән исәп – хисапларның торышын контрольдә тотарга, салым түләү буенча уведомлениеләр һәм квитанцияләр алырга һәм бастырырга, салым органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм онлайн режимда салымнарны түләргә мөмкинлек бирә), шулай ук юридик шәхес өчен дә-артык түләүләр, ачыкланмаган түләүләр турында актуаль мәгълүмат алырга, бюджет белән исәп-хисапларның торышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Шәхси кабинет салым түләүче шәхси эшкуар өчен дә ачык һәм онлайн режимда бюджет белән исәп-хисапларның торышын контрольдә тотарга, салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек итәргә, шулай ук салым салуның оптималь системасын сайларга мөмкинлек бирә.

Электрон сервислар ярдәмендә салым түләүчеләр түбәндәге мөмкинлекләргә ия: контрагентны (провайдерны, подрядчыны) сайлаганда мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрдән саклап калу; инспекциягә онлайн режимында кабул итүгә язылу; шәхси эшкуар сыйфатында дәүләт теркәвенә алу өчен гариза бирү; ИНН белү; төп салым калькуляторларыннан файдалану һәм аларны онлайн режимында түләү; Русиядә шикаятьләрне карау нәтиҗәләре турында белү; федераль салым хезмәтенең ставкалары һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат алу; дәүләт пошлинасын түләү һ. б.

Электрон сервислардан файдаланып, салым түләүче шактый өстенлекләр ала, алар арасында: эш вакытын экономияләү; конфиденциальлек; документларны китерүне раслау гарантиясе; электрон хисап форматларын оператив яңарту (салым һәм бухгалтер хисабы, башка документлар формалары үзгәргән яки хисапның яңа рәвешләрен керткән очракта, салым түләүче автомат рәвештә аны электрон рәвештә тапшыру форматларын яңарту мөмкинлеген ала) һәм башка бик күп нәрсәләр бар.

Барлык кызыксындырган сорауларны Русия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 бушлай телефон номеры буенча бирергә мөмкин.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: