Маяк
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
4 август 2022, 14:31

Сервиска кушылыгыз

Русия Федераль салым хезмәтенең салым бурычлары турында смс-хәбәр итүнең яңа бушлай сервисына кушылырга киңәш итәбез

Сервиска кушылыгыз
Сервиска кушылыгыз

Русия Федераль салым хезмәтенең салым бурычлары турында смс-хәбәр итүнең яңа бушлай сервисына кушылырга киңәш итәбез.

Физик шәхесләр салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Профиль – элемтә өчен мәгълүмат» блогында яки «Физик шәхесләр салымнары» мобиль кушымтасы аша – «Мөрәҗәгатьләр – башка ситуацияләр» блогында тиешле ризалыкны җибәрә ала.

Әгәр шәхси кабинетка тоташтырылмаган икән, ризалыкны кәгазьдә тутырырга һәм теләсә кайсы инспекциягә тапшырырга мөмкин.

Федераль салым хезмәте ризалыгы белән килешү төзегән салым түләүчеләргә, бурычларны ачыклаганда гына, кварталга 1 тапкырдан да артмыйча хәбәр җибәрәчәк.

Сервис бәхәсле хәлләрне оператив җайга салу, репутация һәм башка куркынычларны юкка чыгару мөмкинлегенә юнәлдерелгән.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: