Русия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла.
Менә 301 ел инде прокуратура кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген, шулай ук җәмгыять һәм дәүләтнең закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен хокукый яклау механизмында төп урынны били. Русия Федерациясе прокуратурасы – Русия Федерациясе Конституциясен һәм ил территориясендә гамәлдә булган законнарның үтәлешен Русия Федерациясе исеменнән тормышка ашыра торган бердәм федераль үзәкләштерелгән органнар системасы. Бүген прокуратура куәтле хокук саклау мөмкинлекләренә ия. Нәкъ менә шуңа күрә хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган гражданнар ярдәм сорап прокуратурага мөрәҗәгать итә. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыруга, яклауга юнәлтелгән.
2022 елга кыскача йомгак ясап, Илеш районы прокуратурасының күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен характерлаучы төп күрсәткечләрне китерергә мөмкин: 882 закон бозу ачыкланып, аларны бетерү өчен 222 күрсәткеч бирелде, тикшерү нәтиҗәләре буенча 193 вазыйфалы шәхес дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, судка 305 дәгъва гаризасы җибәрелде, 54 шәхес административ хокук бозулар өчен җаваплылыкка тарттырылды.
Урындагы үзидарә органнарының норматив хокукый актларын (боерыкларын, карарларын, программаларын һ.б.) гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында 139 протест китерелде. Район прокуратурасы үткәргән тикшерүләр буенча хокук саклау органнары тарафыннан 7 җинаять эше кузгатылды.
Прокуратураның төрле өлкәләрдәге күзәтчелек функцияләре оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр законнарны саклау, хокукый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм закон белән гарантияләнгән гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәү өчен актуаль һәм кирәкле булып кала.
Бер генә һөнәри бәйрәм дә озак елларын мактаулы һәм җаваплы хезмәткә биргән прокуратура органнары хезмәткәрләренә карата игътибарсыз үтми. ихлас күңелдән котлыйбыз, аларга озын гомер, сәламәтлек, якыннары тарафыннан игътибар телибез.
Ветераннарыбыз Рәфис Нәбиев, Радик Мәсәлимов, Наил Йосыповка, район прокуратурасы коллективына район халкы мәнфәгатьләрен яклауда ныклылыгы һәм дәүләт үсешендә тотрыклылыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз, законга тугрылылыгыз һәм намуслылыгыгыз үсеп килүче буын өчен күпмилләтле халыкның хокук тәртибен һәм тыныч тормышын хөрмәт итүдә үрнәк булып тора.
Русия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне белән тәбрикләп, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, йортыгызга иминлек телим.
Рөстәм Нәгыймов, район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе.