Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм хокук
14 июль , 16:00

Акча җыю факты ачыкланды

Район прокуратурасы Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәбе укытучыларының законсыз рәвештә акча җыю фактын ачыклады.

Күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә 2024 елның апрелендә мәктәп директоры тарафыннан хәйрия максатларында өч укытучының хезмәт хакыннан бер көнлек хезмәт хакы күләмендә суммалар тотылуы ачыкланды. Бу тотып калу аларның ризалыгыннан башка һәм законлы нигезләрсез башкарылган.Ачыкланган хезмәт законнарын бозуларны бетерү максатыннан, район прокуратурасы тарафыннан район мәгариф идарәсе начальнигы адресына тәкъдимнәр кертелде. Нәтиҗәләр буенча акчалар укытучыларга кайтарылды, мәктәп директоры искәрмә рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды.Моннан тыш, Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп директоры адресына РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату мәсьәләсен хәл итү өчен повестка җибәрелгән.

Булат Хисмәтуллин,район прокуроры урынбасары.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: