Маяк
+6 °С
Облачно
Закон һәм хокук
30 Августа , 11:24

Сак булыгыз, мошенниклар!

Мошенниклык темасы соңгы вакытта жәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Һәр кеше үз гомерендә, гражданның ышанычлы булуыннан файдаланып, барлык мораль һәм этик нормаларга ия булмаган җинаятьчеләр белән очрашырга мөмкин. Халыкта мондый кешеләрне «мошенниклар» дип атыйлар.

Хокук саклау органнары гражданнарны мошенниклык корбанына әйләнүдән сак булырга даими кисәтеп торса да, алданулар әледән-әле булып тора. Соңгы вакытта республикада, шул исәптән безнең районда да, социаль мошенниклык очраклары күзәтелә.

Соңгы вакытта кәрәзле телефон ярдәмендә ясала торган җинаятьләр аеруча артты. Бу төр җинаятьтә алдакчыларның максаты – ышанучан гражданнарга үз акчаларын “ирекле рәвештә” бирергә күндерү. Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан күп кенә профилактик чаралар алып барылса да, мошенниклар «кармагына» эләгүчеләр бар. Мошенниклык төрләре хакында массакүләм мәгълүмат чараларында күп тапкырлар сөйләнелә, тик күпчелек гражданнар әлеге бәла безгә кагылмас, дип саный һәм үз иминлегенә битараф
карашта кала.

Безнең республикада яшәүче хатын кыз инвестицияләр белән акча эшләргә тәкъдим иткән мошенникларның корбаны булды. Зыян күрүченең номерына акцияләрдә акча эшләү мөмкинлеге турында смс-хәбәрнамә килә. Кергән тәкъдим белән кызыксынган хатын-кыз акча эшләү буенча шәхси куратор белән элемтә өчен кушымта - мессенджер
күчереп ала. Шуннан соң аның белән ир-ат элемтәгә чыга, үзен аның кураторы дип таныштыра һәм шәхси кабинетында теркәлү өчен сылтама җибәрә, анда зыян күрүче үзенең барлык паспорт мәгълүматларын тутыра.

Капиталы үсәчәгенә ышанып, ул бер ничә ай үз акчаларын күчерә. Барлыгы ул мошенникларга 4 млн. 600 мең сум шәхси тупланмасын һәм 1 млн. 200 мең сум займ акчасын күчерә.

Зыян күрүче үз акчаларын брокерлык счетыннан чыгарырга карар кылгач, акчаның блокланган булуы ачыклана. Блокны ачу өчен куратор аңа комиссия һәм иминиятләштерү өчен түләргә кирәк, аларны түләмичә үз акчаларыңны алырга мөмкин түгел, ди. Шул вакытта гына ханым үзенең мошенникларның хәйләләренә эләккәнен аңлый.

Туганыгыз яки танышыгыз бәлагә юлыккан, аны коткару өчен зур суммада акча кирәк дип шалтыратсалар, смс-хәбәр җибәрсәләр, моңа ышанмагыз. Штраф яки коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияләрне дә игътибар белән карап чыгыгыз. Әгәр дә нинди дә булса шик туа икән, мәгълүматның дөреслеген идарә итүче компания яки штраф кәгазен җибәргән оешмада тикшертегез. Төрле призлар уйнату, тиз дәвалаучы могҗизалы дарулар, приборлар, кыйммәт булмаган киемнәр, азык-төлек сату буенча оештырылучы төрле чараларга чакыру алсагыз, анда катнашырга ризалык бирмәгез. Акчагыздан колак кагуыгыз ихтимал.

Банк картасын блокировкалау турындагы барлык хәбәрләрне дә тикшерегез. Моның өчен банкның кайнар линия телефонына шалтыратыгыз. Аның номеры банк карточкасының икенче ягында күрсәтелгән.

Полиция гражданнарны инвестицияләр турындагы мәгълүматны тикшерү, таныш булмаган гражданнардан сылтамалар буенча күчмәскә һәм акчаларны шикле счетларга күчермәскә кирәклеге турында кисәтә.

Автор: Гөлназ Баязитова, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас