Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 июль 2019, 10:35

Иван-чәйне ничек әзерләргә?

Без чәйне кибеттән алырга гадәтләнгән инде. Ә табигатьтә үсә торган кырлыган — иван-чәйнең файдасын күпләр белми дә торгандыр.

Иван-чәйнең нинди файдасы бар? Ул кая үсә? Аны ничек итеп җыярга һәм киптерергә соң?Чәчәк ату чоры –июль, август айлары. Менә шул вакытта аны җыярга киңәш ителә. Кайбер бакчачылар аннан дару да ясый. Ләкин ул чакта алар аның тамырын һәм ботагын кулланалар.Иван-чәй үзенә күп файдалы элементларны туплаган.
-Иммунитетны яхшырта
-Анда витамин С бик күп(гөлҗимешкә караганда да күбрәк)
— Кеше организмына кирәкле микроэлементлар: тимер, магний, натрий, марганец, бакыр, калий, никельны үзенә туплаган
— Тән температурасын төшерү өчен менә дигән дару
— Кан йөрешен җиңеләйтә
-Аксым матдәсе күп, организмда бик җиңел үзләштерелә һәм кешегә энергия бирә. Шуңа да аны урман кисүчеләр, аучылар ярата
Шулай ук, кан басымын яхшырта һәм тынычландыру үзлекләренә ия ул.
Шуңа да карамастан, аны чамасын белеп кенә эчәргә кирәк.
Иван-чәйне әзерләү бик гади. Гадәттә алар төркем-төркем булып үсә. Җыйганда зыян китермәс өчен яфраларын сыдырып- сыдырып җыярга кирәк. Бу киләсе елларга да үсемлек үсәр өчен эшләнә. Җыеп алып кайткач, чиста урынга таратып куярга кирәк. Бер төнгә калдырсаң яхшырак. Икенче көнне иттарткычтан чыгарабыз һәм берәр атна киптерәбез(без верандада киптерәбез).
Соңыннан савытларга тутырып кышкылыкка алып куябыз. Менә шундый гади, ләкин бик файдалы чәй. Нәкъ шундый ук юл белән кара җиләк яфракларын, хәтта каен җиләгенең тамыры белән ясалган чәйне дә ясарга була. Кышка менә дигән витамин.
Читайте нас: