Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 июль 2019, 18:30

Бала сәламәт үссен дисәгез ...

Сабыйлар дөрес тукланамы?

Бала организмы – бик тә төгәл көйләнгән система, анда берни дә артык түгел, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим, бy сәламәт, физик яктан нык булып үсү өчен кирәк. Иң элек, билгеле, балалар өчен төзелгән менюның дөреслегенә игътибар ителә. Ризыклар төрләндерелергә, аксымнарга бай булырга, яшелчә , җиләк – җимешләргә дә киң урын бирелергә тиеш. Тагын бер нәрсәне искәртәсе килә , ул – өстәлләрнең бизәлеше. Әйтик, савыт – сабаларны дөрес сайлау; ризыкларны матур итеп урнаштыру; бүлмәдә тынычлык булдыру; һәр балага игътибар итү.
Дөрес туклануны оештыру өчен – яшь организмның аксымга, май, углевод һәм витаминнарга булган физиологик ихтыяҗы искә алынырга тиеш. Сөт һәр бала өчен дә файдалы. Аксымнар исә яшь организмның үсешендә төп урынны тота. Ит, балык, йомырка, сөт һәм сөт ризыклары – аксымга иң байлары. Майга булган ихтыяҗ, үсемлек майлары хисабына канәгатьләндерелергә тиеш. Бала рационында яшелчә һәм җиләк – җимешнең күбрәк булуы яхшы. Татлы ризыклар белән артык мавыгу кирәкми. Углеводлы ризыкларны үз итү баланың симерүенә, матдәләр алмашы бозылуга китерә.
Тиешле тукланмаганда үсеш тоткарлана. Азыкларда аксым тиешле күләмдә булмаганда, организмның авыруларга каршы тору сәләте кими. Шуңа күрә,сәламәт тормыш рәвешен булдыру өчен нинди ашамлыкларны күпме күләмдә кулланырга кирәклеген, ашамлыкларда нинди витаминнар, минераль тозлар һәм башка файдалы матдәләр булуын белергә кирәк.
Азык кабул итүнең вакыты да шулай ук бик әһәмиятле. Ашау – эчүдә тәртипнең булмавы аш сеңдерү органнарының эшчәнлегенә зарарлы йогынты ясый. Тәмле һәм туклыклы кайнар аш яхшы үзләштерелә һәм тонусны күтәрә. Балаларны азык кабул иткәндә пөхтәлеккә, азыкны яхшы чәйнәп ашарга өйрәтергә кирәк. Тешләр гигиенасы да сәламәтлек өчен бик әһәмиятле.
Баланың тулы тәнле, зур гәүдәле булуы гына әле сәламәтлек критерийлары була алмый. Аның асылы физик һәм рухи көчләрнең гармонияле үсүенә, тыныч холыклы, чыдам, төрле зарарлы тәэсирләргә каршы торырга сәләтле булуга кайтып кала. Кыскасы, сәламәт рухлы, аек акыл белән эш йөртә белүче, яңалыкларны тиз үзләштерүче, үзе һәм башкалар өчен дә җаваплылык тоючы яшь буын тәрбияләү – безнең изге бурыч.
Читайте нас: