Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 июль 2019, 14:17

Сәламәт булыгыз!

Дәваланмый торган авыруларның берсе - гемофилия турында

Гемофилия – канның оешу сәләте бозылу белән бәйле нәсел чире. Безнең эрага кадәр II гасырда малайларның сөннәтләүдән соң кан агуын туктата алмау сәбәпле үлем очраклары теркәлгән. «Гемофилия» төшенчәсе 1828 елда тәкъдим ителеп, грек телендә «кан» һәм «бирелүчәнлек» сүзләреннән ясалган, ягъни кан агуга бирелүчәнлек дип тәрҗемә ителә.
Аеруча бу авыру белән ир-егетләр интегә, ә хатын-кызлар йөртүчеләр генә һәм чирле балалар тудырырга мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының статистикасы буенча якынча 5000 малай-сабыйдан берәү чирле туа.
Англия королевасы Виктория тарихта иң күренекле гемофилия йөртүчесе булган. Бу авыру белән аның бер улы, берничә оныгы һәм оныкачлары, шул исәптән Россия патшасы Алексей Николаевич интеккән. Шуңа күрә дә әлеге авыру «виктория чире» һәм «патша чире» дип исемләнгән.
Бу авыруның билгеләре бала туганда ук үзен сиздерә башларга да мөмкин, шулай ук бераз вакыт узгач та беленүе ихтимал. Билгеләре түбәндәгечә: ачык сәбәпләрсез кан агучанлык, аз гына тәэсир аркасында зур шешенү гемотомалары барлыкка килү, төзәлгән ярадан кабаттан кан агулар, көнкүреш кан агучанлыкның артуы, әйтик, борын, теш чистартканда уртның канавы, сидектә һәм тизәктә кан эзләре булуы.
Бүгенге көнгә гемофилия – ул дәваланмый торган авыру, чирләгән вакытта кан оешканлык факторы җитмәгәнлеге махсус инъекция ярдәмендә контрольгә алына.
Тиешле күләмдә дару чаралары кулланганда гемофилия белән авыручы тулы канлы тормыш алып бара: укый, эшли, гаилә кора, ягъни җәмгыятьтнең тулы кыйммәтле әгъзасы булып тора һәм иленә файда китерә.
Читайте нас: