Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 июль 2019, 11:30

Күзләрегезне саклагыз!

Күзгә кечкенә генә чүп яки черки керсә дә, борчып торуы теш сызлаудан бер дә ким түгел.

Күзгә кечкенә генә чүп яки черки керсә дә, борчып торуы теш сызлаудан бер дә ким түгел. Ап-ачык күргән вакытта кадерен генә белеп бетермибез. Кайбер чирләрне эш шартлары да китереп чыгара –”күз коруы” билгеләре табыла. Җәй көне төрле эшләр эшләгәндә күзлек кимәү сәбәпле, күзенә чүп кертеп имгәтүчеләр арта, гаджетлар тоткыны булу балаларның күзен боза.
Күрү сәләтен саклап калу өчен махсус туклану, витаминнар да булыша. Азык-төлек зур тәэсир бирмәсә дә, мөмкин кадәр азрак консервантлар, газлы, баллы эчемлекләр кулланырга, ә яшелчә, җиләк-җимешкә күбрәк басым ясарга кирәк. Кара җиләк, кишер файдалы. Аларда балалар организмына җитәрлек витаминнар, микроэлементлар күп. Балаларга күз өчен махсус витамин бирүдә ихтыяҗ юк.
Олыларга, аеруча, күз кибүдән интегүчеләргә күз яшен алмаштыручы дару тамызу, күз тышчасын дымландыру кирәк.
Компьютер артында утырганда күз кибә, чөнки экранга текәлеп утырып, күзләрне йомып алу сирәгәя, күз тышчасы кибә, шуңа күрә күзне ял иттерү кирәк. Көн дәвамында берничә тапкыр дымландыргыч тамчылар салу кирәк.
Аннары компьютер алдында тәүлегенә 20 сәгать түгел, 6-8 сәгать эшләү җитә. Эштән кайткач та, линзаларны салу хәерле, һәм янә гаджетка утырмый, саф һавага чыгарга, коры һавадан качу кирәк. Кышын батареялар, җылыткычлар эшләгәндә, һава коры була, шуңа кышын күз ныграк та кибә.
Күз кибү билгеләре берничә төрле. Пациентлар күзне ачып йомганда, күз кызып тору, күзне нәрсәдер кырган кебек тойгы һәм ком кергән кебек хисне әйтә. Кайберәүләр томанлырак күрү, текстта хәрефләр “йөзүенә”, күз кызаруга зарлана. Бу авыру күз агы һәм күз алмасының күз яше белән җитәрлек дәрәҗәдә дымланмавы аркасында барлыкка килә. Коры һава да тискәре тәэсир итә.
Профилактика чаралары буларак, компьютерда 40 минут эшләгәч, һичшиксез, 20 минут ял итәргә кирәк. 40 яшьтән узган пациентлар күз эчендәге басымны контрольдә тотарга тиеш, ким дигәндә, өч елга бер булса да. Ерактан начар күрүчеләргә, күзлек киючеләргә гомере буена табибка күренеп торырга кирәк. Күзләр өчен гимнастика да бераз ял иттерә.
Агымдагы тикшеренү барышында күзләрне өстән-өстән генә карыйлар, әгәр кеше үзе кызыксынса, тирәнрәк тикшертү өчен махсуслаштырылган тар профильле учреждениеләргә мөрәҗәгать итәргә була. Гадәттә, 40 яшькә кадәр глаукома сирәк очрый. Димәк, аның ниндидер шәхси үзенчәлекләре булган, я күз төзелеше дөрес булмаска, я нәселдән күчәргә мөмкин, я моңа кадәр берәр травма булгандыр.
Глаукоманың беренче билгеләрен кеше сизмәскә дә мөмкин. Чирнең беренче билгеләре – күз эчендәге басым күтәрелү, аннары күз тукымаларында кан әйләнеше начараю, нәтиҗәдә, күз нервлары үлү. Глаукоманың башлангыч стадиясендә күзләрне нәрсәдер кискән, кырган кебек булырга мөмкин. Күзнең ныграк дымлануы, яктылык начар урында күрү сәләте начараю, баш еш авыртуы, күзләрдә авырлык тоелу кебек билгеләре дә бар.
Ботак төртелә, каядыр бәрелә, ә кеше табибка бармый. Димәк, нәтиҗәләре күпмедер вакыттын соң да күренә ала?
Кеше төрле контузиягә дучар булса, кыйналган яки башы белән егылып бәрелгән булса, мәсәлән, челтәр катлавы ертылырга мөмкин, бу шул вакытта ук ачыкланмаска мөмкин. Аннары кеше зарланып килгәндә караган вакытта күзнең челтәр катлавы өзелүен, куба баруын, күз төбенә кан сауганы ачыклана. Шуңа күрә травма булса, күренергә, һәр күзнең күрү сәләте бозылмасын дип үз-үзеңә контрольлек итү кирәк.
Җәен күзләрнең травма алуы аеруча актуаль була. Болгаркаларны, газончапкычларны кулланганда кешеләр саклану чаралары кулланмый, күзләрне тулысынча каплый торган махсус күзлекләр кими. Җәен бакчада, төзелеш, эретеп-ябыштыру эшләрендә җәрәхәтләр алу еш очрый. Газончапкычлардан вак ташчыклар, болгаркадан кызган тимер кисәге очып күзгә керә. Эретеп –ябыштырганда күз тышчасы һәм күз катлавы пешәргә мөмкин, шуңа күрә саклану чаралары, һичшиксез, кирәк.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: