Тәмәкенең кеше организмына зыянлы булуы хакында күмпе генә сөйләсәләр һәм язсалар да, ул халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ир-егетләргә ияреп, хатын-кызларның да тәмәке көйрәтүе хафага сала. Авылда гүзәл затлар арасында бу яман гадәт әлегә сирәгрәк күренеш булса, шәһәрдә адым саен кулына тәмәке тоткан хатын-кызларга тап буласың. Булачак әниләр тирә-яктагыларга гына зыян салып калмый, ә карынында ук баласын агулый. Нарасыен коляскага салып, авызына тәмәке кабып китеп барган ана кеше беркемдә дә соклану хисе уятмый.
Әгәр дә хатын-кыз йөкле вакытта тәмәке көйрәтсә, аның төтененең агулы кушылмасы (никотин, радиоактив элементлар һ.б.) карынындагы яралгыга тәэсир итә. Тәмәке көйрәтүче гүзәл затлар бала тудыру процессында үзенең һәм сабыеның гомерен җитди куркыныч астына куя. Күп кан югалту, плацентаның вакытсыз кубуы ихтимал. Шулай ук ана тартучы кеше янында торса да, зыян күрә. Шуңа күрә йөкле хатын-кыз кырында башка гаилә әгъзаларының тәмәке куллануы тыела. Пассив рәвештә начар гадәткә ия булу да яралгыга зарар китерүе һәм ананың бөтенләй нәселсез калуы ихтимал.
Йөклелек чорында актив һәм пассив тарту организмны түбәндәге катлаулануга дучар итә: яралгының үсеше акрыная, вакытыннан алда бала табу куркынычы арта, сабыйның түбән авырлык белән тууы ихтимал, йөклелек өзлегү мөмкин, нарасый кинәт үлә, балада акыл зәгыйфьлеге һәм тумыштан үсеш тоткарлыгы күзәтелә, шулай ук ул менингит, колак инфекцияләре, бронхит, астма кебек чирләр белән авырый, психологик проблемалар – депрессия, гиперактивлык һ.б. күзәтелә.
Балагызга сәламәт әни кирәк, шуңа күрә йөклелек вакытында һәм соңыннан да тартмагыз. Бу начар гадәт күптәннән инде модада түгел, киресенчә, хәзерге заманда сәламәт яшәү рәвеше алып бару киң пропагандалана. Һәрвакыт үзегез һәм туачак сабыйларыгыз, аларның сәламәтлеге, киләчәге турында уйлагыз.