Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 июль 2019, 12:20

8 яшьлек кызга күршедәге бал кортлары һөҗүм иткән

Балага табиблар ярдәме кирәк булган.

Балага табиблар ярдәме кирәк булган.
Дуван районының Каракүл авылында яшәүче 8 яшьлек кызны күрешеләренең бал кортлары чаккан. Аның апасы социаль челтәрләр аша ярдәм сорап төбәк җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән.
“Баланың хәле бик авыр. Күршебезгә, ихатасыннан умарталарын алуын үтенеп, берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык. Ул безнең үтенечне кире кага, ел саен умарталарын арттыра бара. Хәзер аларның саны 40ка җитте.
Бу “сугыш” инде ун ел дәвам итә. Кортлар өлкәннәргә дә, балаларга да һөҗүм итә. Күрше ихатадагы умарталарның хәвеф тудыруы турында авыл Советына да мөрәҗәгать иттек, бернинди дә чара күрелмәде", — дип язган кызның апасы һәм корт чагудан шешенгән баланың фотосын да куйган.
Бал кортлары һөҗүменнән соң балада көчле аллергия башланган. Аңа табиблар ярдәме кирәк булган.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: