Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 июль 2019, 20:00

"Уйдите к чертовой матери!" дип кычкырган фельдшер белән нәрсә булып беткән?

"Уйдите к чертовой матери!" дип кычкырган фельдшерны хәтерлисезме? Бу хәлнең ничек тәмамланганын беләсезме

"Уйдите к чертовой матери!" дип кычкырган фельдшер белән нәрсә булып беткән? "Уйдите к чертовой матери!" дип кычкырган фельдшерны хәтерлисезме? Бу хәлнең ничек тәмамланганын беләсезме? Бу хәлне ишетми калган кешеләр өчен кыскача сөйләп үтәбез: Уфа районының Булгаково авылында урамда инсульт өянәге кичергән бер иргә кешеләр ашыгыч ярдәм чакырталар. Медикларны көткән арада кешеләр янәшәдә үтеп барган ашыгыч ярдәм машинасына мөрәҗәгать итәләр. Тәрәзәдән ак халатлы ханым: "Минем ярдәм итәргә хакым юк! Мин табиб түгел, бары тик фельдшер гына. Идите отсюда к чертовой матери!" - дип кычкыра. Моның видеосы интернет челтәрендә шау-шу куптарды. Аны хәтта федераль каналлардан да күрсәттеләр. Интернет "герое"ның Архангель районы Үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәткәре икәнлеге ачыкланган. Кайтып барганда, Булгаковога җиткәч, машиналары ватылып туктаган чаклары булган. Әлеге вакыйгадан соң берничә көннән ханым үз теләге белән эштән китүе турында гариза язган. Башкортстан прокуратурасы фельдшер медицина этикасын һәм "РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы федераль закон кагыйдәләрен бозган дигән нәтиҗә ясаган. Моны "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Читайте нас: