Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 июль 2019, 12:45

Медицина халыкка якын булырга тиеш

"Сәламәтлек" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында, башкаланың 17, 13, 21нче клиник һәм Ашыгыч ярдәм дәваханәләрендә, шулай ук, Республика кардиодиспансерында “Акыллы кабул итү бүлеге” проекты тормышка ашырыла башлады.

"Сәламәтлек" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында, башкаланың 17, 13, 21нче клиник һәм Ашыгыч ярдәм дәваханәләрендә, шулай ук, Республика кардиодиспансерында “Акыллы кабул итү бүлеге” проекты тормышка ашырыла башлады. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин әйтте.
Әлеге максатта пациентларны кабул итү һәм аларны "тарату"ның яңа алымнары уйлап табылды.
Килүчеләрне өч төркемгә аералар: гомеренә куркыныч янаган, физик торышы тотрыксыз, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗлар - "кызыл агым", физик хәле тотрыклы, кичектергесез ярдәм кирәк булган, авыр пациентлар - "сары" һәм ашыгыч ярәм тәлап ителмәгән, кискен яисә озайлы авырулары булган, план буена госпитальләштерүгә мохтаҗлар - "яшел агым" дип билгеләнә. Агымнарны бүлү өчен холлда махсус мәгълүмат стендлары куелган.
Республика дәваханәләрендә "акыллы кабул итү бүлекләре" оештыруга, операция бүлмәләре һәм яңа җиһазлар сатып алуга 500 миллион сумнан 1 миллиард сумга кадәр акча бүленә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: