Биш ел элек фитнес-клубка да барып караган ул. Өйдә ясауга җитми, ди. Андагы белгечләрдән, сездә, йога белән шөгыльләнеп, 90 яшькә җиткән кешеләр бармы, дип тә кызыксынган. Андыйлар табылмаган. Мирфатыйх ага әйтүенчә, фитнес-клублар күбрәк акча эшләүгә корылган.
Барысы да Казан дәүләт педагогия институтының ректоры булып эшләгәндә башлана. Студентларга тулай торак төзетү мәсьәләсе буенча борчылып йөргәндә, кинәт йөрәге тотып ала аның. Шәһәр уртасында мәйданны бушатырга кирәк, ә бер төркем кешеләрнең, чиркәү ерак дип, башка урынга күчәсе килми. Менә шунда хастаханәдә ятарга туры килә. Рахлин дигән табиб, турысын бәреп: “Сезнең авыру бик җитди, аның белән кешеләр егылып үлә. Яшисегез килсә, йога күнегүләрен өйрәнегез!” – ди. Яшисе килмичә, әле 40 яшьтә тормышның гөрләп торган чагы бит! Табиб Зәкиевкә генә түгел, бу киңәшне шул ук авыру белән чирләгән завод директорына һәм тагын бер җитәкчегә дә бирә. Мирфатыйх абый шунда ук университет китап ханәсенә шалтыратып, йога турындагы барлык китапларны да китерергә куша. Бер кочак китапны бик тиз укып чыга. Үзенә кирәкле күнегүләрне сайлап, табиб белән киңәшләшә. Менә шул көннән бирле йога белән шөгыльләнә башлый. 51 ел буе шулай.
– Сулыш юлы күнегүләре организмдагы барлык мускулны да хәрәкәткә китерергә булыша. Иртән сәгать 7дә торып, бер стакан җылымса су эчәм дә, күнегү ясарга керешәм. Моның өчен 40-45 минут вакытымны бүләм. Башта аягүрә, аннан утырып, ятып ясыйм. Институтта командировкаларга йөргәндә, җәймәне портфельдә йөртә идем. Йөзтүбән дә басып тора идем әле. Әмма картая барган саен, аяклар белән җирдән этелү өчен көч кирәк. Элек чаңгыда шудым, йөзгәләдем. Хәзер менә гимнастика ясыйм да яшим, гимнастика ясыйм да яшим, – ди Мирфатыйх абый.
Йоганың файдасын ул берничә елдан соң тоя башлый. Кәефе дә, сәламәтлеге дә яхшыра. Көн саен сәгать ярым җәяү дә йөри икән әле. Монысын ул кечкенәдән үк гадәткә керткән.
– Ютазы районының Кәрәкәшле мәктәбенә җәяү йөреп укыдым. Көн саен сигез чакрым юл үтә идем. Сугыш башланганда, 5 нче сыйныфта укый идем. Ат булмагач, яшьтәшләрем укуын ташлады. Ә мин берүзем җәяү йөреп укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Химик-физик булырга дип ниятләгән идем. Тик Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Махиянов татар теле бүлегенә керергә тәкъдим итте. 20 ел ректор вазифасын башкардым, Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры булып эшләдем, – дип хәтер яңарта филология фәннәре докторы.
89 яшендә дә студентлардан аерылырга теләмәгән ул, тик яшь мөгаллимнәргә урын бирергә кирәк дип, лаеклы ялга китәргә булган. Замана студентларын, тормышка җиңел карыйлар, ыштан туздыралар, дип хурламый галим. Элеккегеләр белән хәзергеләр арасында әллә ни аерма күрми. Аның фикеренчә, укырга теләге булган кеше һәрвакыт укыган, укый һәм укыячак. Мирфатыйх абый фәннән башка яши алмый.
– Көн саен конференцияләр өчен фәнни хезмәтләр язам. Бастыргач, күңелем күтәрелеп китә. Тагын язуымны дәвам иттерәм. Барлыгы 1180 фәнни мәкаләм, 116 китабым басылды. Сау-сәламәт булсаң, картлык – шатлык икән ул, – ди фән белән җенләнгән Мирфатыйх ага.
Галим ничек туклана? Чәйне бал белән эчәргә ярата. Башкортларның юкә балын сатып алабыз, ди. Көнгә бер мәртәбә шулпа ашарга тырыша. Суны еш эчә, монысы организмны тәртиптә тоту өчен кирәк. Көнгә өч тапкыр туклану да җитә дип саный. Кичке сәгать алтыдан соң ашамый. Тәмәке тартмый, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмый.
Нәселендә әллә ни озын гомерле кешеләр юк. Мирфатыйхның әтисе 33 яшьтә үпкә чиреннән вафат булган. Әнисе Зәйнәп 80 яшькә кадәр яшәгән. Биш баланы тәрбияләп үстергән. Мирфатыйх абый туып үскән Зәйпе авылында бүген йортлар калмаган икән инде. Шулай да зираты бар. Галим елга бер мәртәбә якыннары рухына дога кылырга кайта. Туган якларны әйләнеп килү – үзе бер бәхет, ди галим.