Маяк
-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 июль 2019, 22:40

"17 яшьлек кызымны үләргә кайтардылар!"

Омск шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек кыз узган елның декабрендә дәваханәгә эләгә. Аны исерек машина йөртүче бәрдергән була.

Кызны клиникада ярты ел дәваласалар да, һаман аңына килә алмаган.
Күптән түгел кызны табиблар өенә кайтарып җибәргән. Аңа бирелгән белешмәдә "өметсез авыру" дигән язулы диагноз тора.
Кызның әнисе әйтүенчә, авыруны башка дәваханәгә күчереп булмый. Табиблар аның йөрәге юл авырлыкларына чыдамаячагын әйткән. "Кызымны үләргә кайтардылар!" - дип өзгәләнә әнисе.
Чыганак: Кызыл таң.
Читайте нас в