Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 июль 2019, 21:00

Чаллы табиблары рекорд куя: 14 минут эчендә үлемнән коткарганнар

Чаллы табиблары 14 минут дигәндә бер ир-атны үлемнән коткарып калганнар.

Чаллы табиблары рекорд куя: 14 минут эчендә үлемнән коткарганнар Чаллы табиблары 14 минут дигәндә бер ир-атны үлемнән коткарып калганнар. 65 яшьлек бер ир-ат балконга саф һава суларга чыккан булган. Кинәт аның күкрәк турысыннан йөрәге чәнчергә тотынган. Тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакырткан. Ир-атны шәфкать туташлары туры хастаханәгә операция өстәленә китергәннәр. Табиблар тыгылган кан тамырларын чистартырга керешкәннәр. Гадәттә мондый операцияләр уртача ярты сәгать дәвам итә. Ә бу юлы Чаллы табиблары рекорд куйган: операцияне 14 минут эчендә төгәлләгәннәр.
Читайте нас: