Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 август 2019, 17:30

Һәркемгә белү мөһим

Беренче ярдәм – бәхетсезлек очракларыннан һәм көтелмәгән чирләрдән зыян күрүченең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен башкарылучы чара.

Ул фаҗига урынына табиб килеп җиткәнче яки авыру кешене дәваханәгә илткәнче күрсәтелә. Шуны да истә тоту мөһим: ярдәмнең дөрес һәм вакытында күрсәтелүе кешенең алдагы сәламәтлегенә, хәтта аның гомерен саклап калуга бәйле.
Буын таюлар егылу, бәрелү, шулай ук уңайсыз хәрәкәт ясаганда барлыкка килүчән. Беренче ярдәм: зыян күргән аяк-кулны фиксацияләү, авыртуны баса торган дару куллану, дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итү. Моңа кадәр кулны өчпочмаклы яулыкка асып, күкрәккә бинтлап куялар; ә аякны йомшак әйберләр белән уратып алалар һәм дәваханәгә кузгатмыйча яткан килеш китерәләр.
Кан китү өч төргә бүлеп карала:
-артериаль кан тамырлары җәрәхәтләнгәндә, өзек-өзек сиптереп көчле итеп ага. Ул тиз вакыт аралыгында күп кан югалту мөмкинлеге белән кеше гомеренә куркыныч яный. Кан алсу кызыл төстә булып, аның агышы йөрәк эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Артериягә зыян килсә, аны кысып, кан китүне туктатырга була. Моны бармак, йодрык белән эшлиләр, яисә жгут кулланалар; веноз кан бер төрле басым астында гына ага. Бу очракта кыска гына вакыт эчендә күп кан югалту куркынычы яный. Вена киселсә, ярага башта марля, аннары мамык кисәге куела һәм тыгыз итеп бинт белән бәйләнә; капилляр кан ярадан саркып кына чыга, шуңа аны туктату җиңелрәк. Әмма бу очракта төрле инфекцияләр эләгү куркынычы яный. Капиллярларга зыян килсә, яраны бинт белән бәйләргә кирәк.
Һуштан язу – йөрәк һәм сулыш эшчәнлеге көчсезләнүенә бәйле, кинәт вакытлыча аңны югалту. Ул берничә секундтан алып, 5-10 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Беренче ярдәм: зыян күрүченең башын бераз төшереп, аягын күтәреп, аркасына яткырырга кирәк. Сулыш алуны җиңеләйтү өчен муенны һәм күкрәкне кысып торучы киемнән азат итәргә, аны җылы итеп ябындырып, аягына җылыткыч куярга кирәк. Аның чигәсен нашатырь спирты белән сөртү, борынына нашатырьлы мамык кую, ә битен салкын су белән чылату зарури. Әгәр һуштан язу озакка сузылса, ясалма сулыш эшләү мөһим.
Сөяк сыну ябык — тире капламын бозусыз һәм ачык — аларның ертылуы белән күзәтелә. Җәрәхәтләнгән аяк-кулны аз гына селкетергә омтылганда да сызлау көчәя икән, димәк сөяк сынган. Хәрәкәтләр ясау үтә авыр, яки бөтенләй мөмкин түгел. Беренче ярдәм сынган аяк-кулны шина (таяк, такта, эре ботак) ярдәмендә фиксацияләүдән һәм тынгылыкта калдырудан гыйбарәт. Әгәр якын-тирәдә бернәрсә дә юк икән, травмаланган аякны - сәламәт аякка, ә иңбаш сөяге сынган вакытта кулны гәүдәгә бинтлап бәйләп куегыз. Шуннан соң гына газапланучыны машинага күчерергә һәм дәваханәгә җибәрергә мөмкин.
Яралар киселгән, чабылган, кадалган, сыдырылган, ертылган, тешләнгән, атылган һәм сытылган булырга мөмкин. Беренче ярдәм күрсәткәндә, беренче чиратта, ярага стерильләштерелгән бәйләвеч салынырга тиеш. Әгәр канлы яра булса, аны кичекмәстән туктатырга кирәк. Зыян күрүчегә авыртуны баса торган дару бирү һәм аны дәваханәгә алып бару зарури.
Сеңер, нерв, мускул тартылуы ялгыш, кискен хәрәкәтләр ясаганда барлыкка килүчән. Бу очракта зыян күрүчене кузгатмау, буынны бинт белән тыгыз итеп бәйләп кую мөһим. Ашыгыч рәвештә табиб-травматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ясалма сулыш – суга батканда, буылганда, электр тогына сугылганда, җылылык һәм кояш сукканда кичектергесез беренче ярдәм чарасы. Ул тын алуны тергезгәнче эшләнә. Аны ясар алдыннан авызны, тамакны чит әйберләрдән чистартып, авыздан авызга ясыйлар. Даими рәвештә күкрәк асты тирәсенә басып ашказанын һавадан бушатырга кирәк. Һава өргәндә күкрәге күтәрелә икән, димәк, дөрес эшлисез.
Авыруның пульсы булмаганда, йөрәккә массаж ясау мөһим. Моның өчен аны каты урынга яткырырга һәм күкрәк сөяге тәмамланган урыннан 2-4 сантиметр өстәрәк урынга кушкуллап (кулның берсе өстенә икенчесен куярга һәм астагысының уч төбе белән) басарга кирәк. Тизлек — бер минутка 100-110 басу. Шул ук вакытта ясалма сулыш эшләү яхшы. Авыруның сулыш алуы һәм пульсы барлыкка килсә, ярдәм күрсәтүне туктату киңәш ителә.
Читайте нас: