Сабый туган тел аша үзен, дөньяны танып белә башлый. Җиңел һәм яхшы сөйләшкән бала башкалар белән уртак телне тиз таба, фикер-теләкләрен аңлаешлы итеп белдерә, сораулар бирә, яшьтәшләре белән җиңел килешә ала. Һәм киресенчә, баланың аңлаешсыз сөйләме аның характеры формалашуда тирән эз калдыра
Әйтергә кирәк, аваз кеше сөйләме өчен «төзелеш материалы» булып тора. Шул рәвешле, урыс теленең барлык авазларын тирә-яктагылар өчен төгәл, дөрес, аңлаешлы итеп әйтү – уңышлы үсешнең, аралашуның, киләчәктә мәктәптә балагызның белем алуының - нигезе.
Сөйләмнең гади генә бозылуы да ата-аналарның игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Чөнки дефектлы әйтелеш булганда, хәрефләрне алыштыру еш күзәтелә, мәсәлән «ш» хәрефе урынына «с» (сапка – шапка). Әгәр дә бала хәрефләрне дөрес әйтмәсә, яки аны башка хәреф белән алыштыра икән, ул аны ничек ишетә, шулай язачак. Беренче сыйныфлар еш кына барлык сүзләрне дә кушып яки бәйлекләр белән бергә язалар, бу, үз чиратында, баланың сөйләмдә сүзне, хәрефне, авазны билгели белмәвен аңлата. Бу проблеманы вакытында ачыклап, коррекция эше үткәрергә кирәк. Сөйләм кимчелеге булган балалар белән белгеч-логопед шөгыльләнергә тиеш.
Шуның өчен әгәр дә балагызга 3яшь ярым һәм аннан да зуррак икән һәм ул яңа гына сөйләшә башлап, сүзләре аңлашылмаса, 3яшь ярымга кадәр бернинди сөйләме формалашмаса, аерым хәрефләрне әйтми яки аларны башкалар белән алыштырса, «танау» белән сөйләшсә, тотлыкса һ.б. кичекмәстән логопедка мөрәҗәгать итегез. Ул дефектның сәбәпләрен ачыклый, диагностика үткәрә, концультация бирә һәм корекцион ярдәм күрсәтә.