Республикада бу категория авырулар нинди төр заманча медицина ярдәменә исәп тота ала?
Бүген республикада өлкән яшьтәгеләрнең өчтән бере йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегә. Русиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары үлем, инвалидлык һәм вакытлыча эшкә яраксызлыкның төп сәбәпчесе булып тора.
Әлбәттә, медицина көннән-көн алга бара, яңа дә-валау ысуллары, заманча медицина җиһазлары уйлап табыла. Бу күп гомерләрне саклап калырга яр-дәм итә. Башкортстанда да соңгы елларда кан әйлә-неше системасы авыруларыннан интегүчеләр арасында үлем очракларының кимүе күзәтелә.
Республика кардиология үзәгендә өлкәннәр һәм балалар өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча 13 бүлек уңышлы эшләп килә.
2015-20 елларда республикада сәламәтлек саклауны үстерү буенча дәүләт программасына ярашлы, кардиология үзәгендә төп эш юнәлешләре билгелән-гән: йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, диагностикалау һәм дәвалауның инновацион ысулларын булдыру, махсус медицина ярдәменең югары технологияле төрләренә федераль дәүләт заказын үтәү, балалар кардиологиясен һәм кардиохирургиясен үстерү, Русия һәм чит ил-ләрнең алдынгы белгечләре белән хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу.
Соңгы елларда Республика логистика үзәге, профилактика кардиологиясе бүлеге, көндезге стационар, кардиология профилендәге авыруларга реабилитация койкалары, йөрәк эшчәнлегендә җитешсезлекләре булган авырулар өчен төбәк үзәге булдырылган.
Югары технологияле медицина ярдәме күләме арту үзәккә медицина оешмаларының ил буенча рейтингында күтәрелергә яр-дәм итте. Республика кардиология үзәге “йөрәк-кан тамырлары” хирургиясе юнәлеше буенча югары технологияле медицина ярдә-ме күрсәтүдә беренче биш-леккә керде.
Үзәк белгечләре Русия һәм чит ил кардиохирурглары белән тыгыз хезмәт-тәшлек итә.
Бөтен дөньяда уңышлы кулланыла торган халыкара рекомендацияләр нигезендә кискен коронар синдромлы авыруларга ярдәм күрсәтүне оештыруның заманча схемалары булдырылган. Ярдәмне камилләштерү максатында кардиоүзәккә республика районнарыннан тәүлек әйләнә-сендә ЭКГ нәтиҗәләрен дистанцион тапшыру системасы эшли.
Республика кардиология үзәгендә телемедицина үзә-ге эшли, ул пациентларга консультатив ярдәм күрсә-тү, табибларга уку программалары оештыру өчен республиканың һәм илнең те-ләсә кайсы медицина учреждениесе белән реаль вакыт режимында бәйлә-нешкә керергә мөмкинлек бирә.
Үзәктә искиткеч катлаулы уникаль операцияләр ясала. Югары технологияле медицина ярдәменең барлык төрләре дә башкарыла. Алар: тумыштан бирелгән яисә яшәгәндә барлыкка килгән йөрәктәге тайпылышларны коррекцияләү, миокардны реваскулярлаштыру буенча, магистраль кан тамырларына, йөрәк ритмы бозылганда опера-цияләр, йөрәкне ортотопик күчерү. Ел саен Республика кардиология үзәгендә 14 мең авыру – стационар, 80 мең пациент консультатив ярдәм ала. Бер елда йө-рәккә һәм кан тамырларына 18 меңнән артык операция һәм тикшерү ясала, опера-цияләрнең ике меңе ясалма кан әйләнеше шартларында эшләнә.
2013 елда үзәктә беренче тапкыр йөрәкне күчерү буенча ике уңышлы операция башкарылды. Бүген инде йөрәкне трансплантацияләү буенча операцияләр саны ике дистәгә якын.
Үзәкнең өстенлекле эш юнәлеше булып йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру тора.
Кардиология үзәге белгечләре йөрәк-кан тамырлары авыруларының хәвеф факторлары хакында халыкка даими мәгълүмат биреп бара. Телевидение һәм матбугат аша сәламәт туклану, физик активлык, яман гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт булдыру яктыртыла.
Кардиологиянең иң актуаль проблемаларының берсе – кинәт йөрәк туктаганда кешегә ярдәм оештыру. Бу уңайдан республикада “Кичекмәс ярдәм һәркемгә мөмкин” программасы проекты кабул ител-гән. Проектны тормышка ашыру кысаларында кешеләр күп җыелган урыннарда (тимер юл вокзалы, аэропорт, зур сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре) автоматик дефибрилляторлар урнаштыру һәм әлеге учреждение-ләр хезмәткәрләренә кискен йөрәк-кан тамырлары патологиясе булган кеше-ләргә ашыгыч ярдәм күр-сәтү буенча укыту оештыру каралган.
Бүген күпләргә икенче гомер бүләк иткән үзәкнең киләчәктә күбрәк кешеләргә ярдәм итәргә мөкинлеге булачак, чөнки Республика кардиология үзәгенең яңа корпусы төзелә башлады. Шулай булгач, алдагы елларда медицина ярдәме күләменең артачагына, ярдәм көтүче пациентлар чираты кимиячәгенә өмет зур.
Кардиоүзәкнең хирургия корпусы төзелә
Уфада Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусы төзелә башлады. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бина нигезенә капсула салуда катнашты.
Тантана алдыннан республика җитәкчесенә төзелеш эшләре этаплары турында сөйләделәр. “СУ-10” подрядчы оешмасы вәкиле Радий Хәбировны быел бинаның әзер булачагы һәм эшне дәвам итү өчен яңа корпуска җылы биреләчәге турында ышандырды. Контракт шартлары буенча хирургия корпусын төзү 2,62 миллиард сумга төшәчәк.
– Бу – соңгы елларда бездә төзелә башлаган иң зур сәламәтлек саклау объекты. Мин яңа корпус төзелешен финанслауда катнашу мәсьәләсе буенча барлык федераль ведомстволар белән сөйләшүләр алып барам. Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашу вакытында мин күтәргән беренче мәсьәлә дә шул булды. Ул безнең башлангычны хуплады, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
“Мотор” ватылмасын дисәгез
Хәрәкәт. Көненә 300 метр булса да җәяү йөрсәгез, йөрәгегез дә сөенер, хәлегез дә яхшырыр. Табиблар инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә. Хәтта эт сатып алырга да тәкъдим итүчеләр бар. Чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этне көненә ике-өч тапкыр урамга алып чыгарга туры киләчәк. Шул вакытта кеше саф һава сулый һәм хәрәкәтләнә.
Дөрес туклану. Йөрәк өчен бу бик мөһим. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирегез. Терлек мае урынына үсемлек мае кулланыгыз.
Калий. Организмнан кирәкмәгән артык сыеклыкны чыгара, йөрәк мускулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий гади һәм ногыт борчагында, абрикоста, шәфталуда, кара җимештә, кипкән ак гөмбәдә, каен гөмбәсендә, кара чәйдә, какаода, куертылган сөттә күп.
Магний. Кан тамырларын киңәйтә, сидек куу үзлегенә ия. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак – үсемлек продуктлары. Магний карабодайда, солыда, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, каһвә, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.
Йод. Матдәләр алмашынуга яхшы тәэсир итә, бигрәк тә атеросклероз булса. Диңгез продуктлары: балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбестәсе йодка бигрәк тә бай. Ул, шулай ук, иттә, йомыркада, сөт, чө-гендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виноград, сливада бар.
С витамины. Кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл болгар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, сырганак, карлыган.
В төркеме витаминнары. Атеросклерозны кисәтергә, аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә. Чүпрә, бавыр, бөер, чик-ләвек, яшел яфраклы үсемлекләр кулланырга кирәк.
РР витамины (никотин кислотасы). Чыганаклары: ярмалар, ногыт борчагы, эре тарттырылган он ик-мәге, борчак, бәрәңге.
Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.
Клетчатка – үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре. Ул организмнан артык начар холестеринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Ул үсемлек продуктларында гына – яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда бар.