Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 август 2019, 17:08

Уфада суррогат ана хезмәте ни хак?

Түлсез парларга үз хезмәтен тәкъдим итүче хатыннардан игъланнар белән Интернет тулган.

Түлсез парларга үз хезмәтен тәкъдим итүче хатыннардан игъланнар белән Интернет тулган. Хаклар 500 мең сумнан 10 миллионга кадәр куела.
Русиядә әлеге хезмәткә 2011 елның 23 ноябреннән рөхсәт бирелгән иде. Суррогат аналарга ярдәмгә килүче клиникалар илнең һәр төбәгендә дә бар дияргә була.
Уфада ЭКО хезмәте Республика перинаталь үзәгендә, шулай ук "Мать и дитя", "Семья", "Здоровье женщины" клиникаларында күрсәтелә.
Кагыйдә буларак, 20-35 яшьләрдәге, моңа кадәр бер сәламәт бала тудырган хатыннар суррогат ана була ала. Алар барлык яклап та сәламәт булырга тиеш, әлбәттә.
10 миллион сумга кадәр хакка ай саен түләүләр һәм башка чыгымнар керә. Заказ бирүчеләр аның тышкы кыяфәте, милләте, яшенә карап та сайлап алырга мөмкин. Моның өчен клиникага яисә махсус агентлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: