Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 август 2019, 14:30

Иң файдалы ризык

Күкрәк сөте – яңа туган сабыйлар өчен иң яхшы ризык

Күкрәк сөте – яңа туган сабыйлар өчен иң яхшы ризык. Ананы сабые белән бәйли торган иң изге, кабатланмас җептер. Күкрәк сөте генә сәламәт тәнле, зирәк акыллы бала үстерергә ярдәм итә. Шулай ук имезү – ул күкрәк яман шеше, аналык бизе, диабет һәм йөрәк чирләре белән авыру куркынычын киметә. Заманча әниләргә алдан ук аңа әзерләнергә кирәк.
Баланы имезү нигә кирәк?
Беренче 3-4 айда күкрәк сөте сабый өчен иң кыйммәтле, бердәнбер туклану чыганагы. Сөтнең составына килгәндә, аның күп өлеше - су. Ул баланың сыекчага булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. 70 проценты - ликтоза, бер үк вакытта ул сөт шикәре дә. Шулар аркасында бала кальций белән тимерне үзләштерә. Моның нәтиҗәсендә сәламәт нерв системасы, сөяк һәм мускул тукымасы формалаша. Составның тагын 5 процент чамасы - майлар. Ул да нерв системасын ныгыту, матдәләр алмашыну өчен бик кирәк. Аксым ана сөтендә бик аз, әмма бала өчен шул күләм бик җитә. Аксым - яңа туган бала иммунитетының нигезе. Моннан ары күкрәк сөтендә витаминнар, гормоннар бар. Шулай булгач, хәтта иң кыйммәтле коры сөт катнашмасы да балага әнисенең кабатланмас бай составтан торган сөтен алмаштыра алмый.
Шунысын да әйтик, әнисенең күкрәге бала өчен бәяләп бетергесез мөһим элемент. Әнисе алдында сабый үзен бик уңайлы, тыныч хис итә. Балага рәхәт булгач, әнигә дә тыныч.
Бала тапкан хатын-кыз организмына нәрсәләр була? Күкрәк сөтен имезү анага бәбиләгәннән соң гормональ дәрәҗәдә ныгуга ярдәм итә. Фигурасы өчен борчылган һәм йөклелектән соң кабат элеккеге зифа буен кайтарасы килгән аналаргә киңәш: күкрәк сөтен имезү нәтиҗәсендә, дөрес тукланганда, бер ел эчендә гәүдә авырлыгы элекке хәленә кайта. Күкрәк сөте теләсә нинди ясалма сөттән арзанга төшә, хатын-кызга табигать биргән иң бәрәкәтле ризык, тиңсез бәхет.
Гигиена кагыйдәләре белән дә артык мавыгырга ярамый, ягъни һәр имезү алдыннан сабын белән юарга кирәкми, чөнки ул тәндәге табигый саклау элпәсен боза. Шуңа күрә көненә 1-2 тапкыр күкрәкне җылы су белән юарга киңәш ителә.
Сабый сораган саен күкрәкне бирү мөһим. Һәм аны имезүдән туктату да ярамый, ул үзе туйгач имчәк башын җибәрә. Күкрәкне 2 сәгатьтә бер генә тапкыр алыштырырга кирәк, чөнки нарасыйга сөтнең алгы һәм арткы өлешен дә имүе мөһим. Еш алыштырган очракта, ул сөтнең азагына кадәр имеп бетерә алмый һәм тиешле туклыклы матдәләргә барып җитми. Шул рәвешле бу тән авырлыгында сизелә һәм эчәк авыруын барлыкка китерә.
Имезүче аналарга төрле позалар белән танышырга һәм аны көн дәвамында алыштырырга кирәк. Бу әлбәттә күкрәктә сөт җыелып калуын булдырмау чарасы.
Баланы имезү, йөклелек кебек үк, бик шәхсән мәсьәлә. 6 айга кадәр ясалма тукландыруга күчәргә ашыкмагыз. Бүгенге белгечләр баланы бер ел имезү ягында. Әмма ул вакытка инде күкрәк сөте сабыйның бердәнбер туклану ризыгы булмый. Шактый үскән, ашый башлаган балага ул «витамин» буларак кына кирәк. Баланы күкрәктән кинәт, бер көндә түгел, акрынлап аерырга кирәк.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә район буенча 1 яшькә кадәрге 286 бала исәпләнеп, шуның 85 процентына күкрәк сөте имезелә.
Бала имезү ана һәм бала тормышының иң ләззәтле мизгеле. Шуны истән чыгармасагыз иде.
Читайте нас: