Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 август 2019, 00:05

Корсакта май җыелу үлемгә китерә ала

Бу хәлгә җитди карарга һәм тиз арада майларны бетерү хәстәрен күрергә кирәк.

Британиянең Суррей университеты галимнәре, организмда майлар җыелу йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм икенче типтагы шикәр чире китереп чыгара дигән нәтиҗәгә килгән, дип яза "Интертат".

Корсакта җыелган майлар эчке органнарны камап ала. Һәм бу сәламәтлек өчен куркыныч. Вакыт узу белән бавырда, йөрәктә, ашказаны асты бизендә һәм мускулларда майлар барлыкка килергә мөмкин.

Эчке майларның артык күп булуы матдәләр алмашына да начар йогынты ясый. Шул сәбәпле йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм икенче типтагы шикәр чире барлыкка килү куркынычы арта.

"Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм шикәр чире киң таралу симерү һәм корсакта майлар җыелу белән бәйле", - дип белдерә профессор Брюс Гриффин.
Читайте нас: