Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 август 2019, 15:00

Куркыныч чыганагы – һәрвакыт яныгызда

Эхинокококкоз – хроник формада үтүче инвазион авыру

Эхинокококкоз – хроник формада үтүче инвазион (кеше яки терлек организмына зоопаразитлар урнашу) авыру. Бу авыру вакытында эре сыер маллары, сарыклар, дуңгызлар, күп төрле имезүче хайваннар һәм кешенең эчке органнарында паразитлар личинкасы урнашкан киста барлыкка килә. Киста үтә күренмәле сыекча тулган куык формасын хәтерләтә. Чирне йоктыру юллары төрлечә. Мәсәлән, үлән белән тукланучы авыл хуҗалыгы маллары гельминт йомыркалары һәм буынтыклары белән зарарланган үләнне, этләр тизәге белән пычранган печәнне ашату яки суны эчү аша зарарланырга мөмкин. Дуңгыз маллары эт тизәге ашап зарарлана. Ә кешеләрнең авыруына зарарланган этләр, чирле маллар сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук юылмаган, эт тизәге белән пычранган яшелчәләр, җиләк-җимеш куллану да куркыныч чыганагы булып тора. Кеше шулай ук кыргый хайваннар аша – ау вакытында, аларның тиресен салдырганда, мех кием теккәндә, урман яки яланнан җыелган җиләкне юмый ашаганда, табигый сулыклардан су эчкәндә зарарлана. Үсеп җиткәч паразит – эхинококка тасма суалчаны этләрдә, бүреләр, маллар (чүл бүресе), төлкеләрдә үрчүчән һәм алар бу паразитларның хуҗасы булып исәпләнә. Личинка стадиясе – эхинококкок кистасы арадаш хуҗаларда – үлән һәм төрле агулы үсемлекләр белән тукланучы тояклы хайваннарда (сарык, кәҗә, сыер малы, дуңгыз, ат һ.б.) һәм кешедә үтә. Кешегә бу паразитлар, нигездә, этләрдән күчә. Ягъни этләр төрле калдыклар (мал суйган урында, кухнядан чыгарылган калдыклар) белән тукланганда, эхинокококк куыклы мал суйганда, аның белән зарарланып паразит йөртүчеләргә әйләнә. Аудан алып кайтылган, зарарланган кыргый хайваннар аша да йогарга мөмкин.
Авыруны ничек искәртергә соң? Эхинококкоз белән авыру куркынычы көзге-кышкы чорда күпләп мал суйган вакытта була. Авыру этләрнең бүлентесе белән йон катламында тоткарланып калган паразит йомыркалары да куркыныч чыганагы булып тора. Комплекслы ветеринар-медицина чаралары иң башта авыру йоктыру чыганагын ачыклауга юнәлтелә. Этләр әлеге авыруны йоктырмасын өчен мал сую кагыйдәләрен төгәл үтәргә, аларның ит комбинатларына, мал зиратларына үтеп керүенә юл куймаска кирәк. Хуҗалары үзләренең этләрен бәйдә тотарга, аларга даими рәвештә паразитларга тикшерү үткәртеп торырга тиешләр. Ә ветаптекаларда һәм ветеринария участогы мөдирләрендә паразитларны чыгарту өчен кирәкле препаратлар сатыла. Шулай ук шәхси гигиенаны сакларга, табигатьтә яки бакчада булганнан, этләрне тотканнан соң кулларны җентекләп юарга кирәк.
Читайте нас: