Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 август 2019, 22:30

Республикада 190 кеше тычкан бизгәген йоктырган

Республикада ел башыннан алып 190 кеше тычкан бизгәге белән авырган.

Авыруның 2 очрагы үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә төбәктәге Роспотребнадзор ведомствосы. 
Гомумән алганда, тычкан бизгәге буенча эпидемиологик хәл уңай бәяләнә. Чирләү күрсәткече узган ел һәм башка елларның уртача дәрәҗәсе белән чагыштырганда түбәнрәк. 
Краснокама, Аскын, Нуриман, Бөре, Благовещен, Илеш, Стәрлетамак, Тәтешле районнарында    тычкан бизгәге белән авыру күрсәткеченең    республика буенча уртачадан    артуы күзәтелә. 
Авыруларның 80 проценты чирне - йорт шартларында, 17 проценты очраклы рәвештә урманга чыкканда йоктырган.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: