Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 август 2019, 14:05

Медицина ачышы: дуңгыз йөрәген кешегә күчереп утыртачаклар

Русиядә күп кенә олы яшьтәге кешеләр эчке органнар донорлары булып теркәлсәләр дә, аларның өчтән бер өлеше генә күчереп утыртуга яраклы булып чыга.

Русиядә күп кенә олы яшьтәге кешеләр эчке органнар донорлары булып теркәлсәләр дә, аларның өчтән бер өлеше генә күчереп утыртуга яраклы булып чыга. Илдә 70 меңнән артык кеше донор органнарына чират көтеп ята. Ләкин күбесенә чират җитеп өлгерми - вафат була.

Германия галимнәре йөрәк ксенотрансплантациясен ныклап өйрәнгәннән соң, альтернатива итеп, дуңгыз йөрәген кешегә күчереп утырту мөмкин булуын әйткәннәр. Дуңгызныкы кеше йөрәгенә охшаш булганга күрә, әлеге тәҗрибә уңышлы килеп чыккан. Димәк, киләчәктә йөрәк белән үлүчеләр саны да кимер дигән өмет уята. Германиянең Мюнхен университетыннан Бруно Райхарт җитәкчелегендәге бер төркем өйрәнүчеләр бу ысулны бабуиннарда кулланып караганнар (бабуин - маймылларның бер төре). Тормышка ашырыр өчен бу идеяне өйрәнүгә генә 25 ел вакыт киткән. Беренче бабуинның йөрәген дуңгызныкына алыштырып куйгач, ул 57 көн яши алган. Беренче тәҗрибәгә таянып,тагын 16 бабуинга төрле ысуллар ярдәмендә дуңгыз йөрәген күчереп утыртканнар. Нәтиҗәдә, маймыл 6 айга кадәр яши алган. Тәҗрибә яхшырак килеп чыга, димәк, киләчәктә, аны кешедә дә кулланып булачак, дигәннәр. Әлегә галимнәр бу ачышларын тирәнтен өйрәнү, эзләнү һәм камилләштерү юлында.

Медицина алга атлый. Димәк, киләчәктә дуңгызлар кешеләрне үлемнән коткарачак! Тик мөселманнар моны кабул итә алыр микән? Югыйсә, йөрәген алу түгел,аның итен ашау хәрәм санала бит...
Читайте нас: