Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 август 2019, 16:30

Рациональ туклану – сәламәтлек нигезе

Дөрес туклану кагыйдәләре

Сәламәтлекне тәэмин итүдә, актив тормыш алып баруда, организмны микроблардан, вируслардан саклауда рациональ туклану мөһим роль уйный. Организмга кергән азыкның көндәлек тормышта сарыф ителүенә һәм аның 15 проц. – аксым, 30 проц. – май, 55 проц. углеводлар (тәүлеклек калориядән) булуына ирешү, көнгә 4-5 тапкыр һәм бер үк вакытта туклану – рациональ туклануның төп принциплары шуннан гыйбарәт. Ә тәүлеклек рационның калориялелеге 2000-2500 ккалдан артмаска тиеш.
Туклануны оештыруга килгәндә, бер ашаганда (төрлелеге ягыннан) мөмкин кадәр азрак продукт кулланырга; виноград, җимеш, икмәк ашарга тәкъдим ителә. Сөтне башка ризыклардан аерым эчәргә кирәк. Атнага бер тапкыр булса да ашамыйча тору шарт. Әгәр моны эшләргә авыр булса, бу көнне сут эчәргә, яисә бер төрле генә җимеш ашарга киңәш ителә.
Аксымга тәүлеклек ихтыяҗ 90-95 грамм тәшкил итеп, аның тулы кыйммәте иттә, балыкта, сөт продуктларында, йомыркада тупланган. Кузаклылар, чикләвек, бәрәңге, бөртекле продуктлар үсемлек аксымына бай.
Майны исә кеше тәүлегенә 80-100 грамм кулланырга тиеш. Аның яртысына якыны продуктлар (ит, колбаса, сыр, эремчек, сөт һ.б.) составына керә. Азык әзерләү, салатларны, боткаларны һ.б. тәмләндерү өчен көндәлек май куллану 40-50 граммнан артмаска тиеш.
Углевод нормасы – 300-350 грамм. Бу – составында крахмал булган продуктлар, ягъни икмәк, боткалар, макарон изделиеләре, бәрәңге, шулай ук яшелчә-җимешләр.
Аш тозын куллануны тәүлегенә 5 граммга кадәр киметеп, калий тозына бай продуктлар куллануны 5-6 граммга кадәр арттырырга кирәк. Әйткәндәй, калийга өрек, фасоль, диңгез кәбестәсе, кара җимеш, йөзем, борчак, бәрәңге (“мундирлы”), сыер һәм дуңгыз ите, тәрәч балыгы, хек, скумбрия, кальмар, солы ярмасы, чөгендер, виноград, абрикос, персик бай.
Азык әзерләгәндә әчы блюдолар, тәмләткечләр, тозлы әйберләр, майлар (малныкы), консервланган продуктлар, камыр һәм кондитер ризыкларын рационга кертмәү шарт. Иң яхшысы – кайнатылган, парда әзерләнгән, камырга төреп пешерелгән азыклар ашарга тәкъдим ителә. Азык әзерләгәндә тоз кулланмаска, ә тәмләп караганнан соң салырга гадәтләнергә кирәк.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча биш иң хәвефле продуктлар: баллы газлы эчемлекләр, шоколад батончиклары, колбаса, чипсы, итнең майлы сортлары.
Дөрес тукланыгыз һәм шул чакта сәламәтлегегез нык булыр.
Читайте нас: