Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 август 2019, 21:00

Гипертоникларга нәрсә кулланырга ярамый?

Кан басымы югары булган кешеләргә өч нәрсәне кулланудан тыелырга кирәк.

Кан басымы югары булган кешеләргә өч нәрсәне кулланудан тыелырга кирәк.

Кофеин. Австралия галимнәре раславынча, көненә ике чынаяк каһвә эчү дә кан басымын 10 пунктка күтәрә. Гипертониягә дучар кешеләргә каһвәдән баш тартырга киңәш итәләр. Бу эчемлектән йөрәк тибеше ешая, тахикардия барлыкка килергә мөмкин.

Алкоголь. Спиртлы эчемлекләр гипертонияле кешеләр өчен аеруча куркыныч. Аларны куллану кан басымын ирләрдә – 10 процентка, хатын-кызларда 1 процентка күтәрә. Куркыныч шунда: алкоголь кулланганнан соң бер сәгатьтән кан тамырлары киңәя һәм гипертоник җиңеллек тоя. Ләкин янә бер сәгатьтән кан тамырлары баштагыдан да ныграк тарая һәм кан басымын күтәрә.

Тоз. Кан басымы югары кешеләргә тоз организмда тоткарланмасын өчен еш һәм күп итеп чиста су эчеп торырга кирәк. Аларга көненә 5 граммнан да артык тоз кулланырга киңәш ителми. Тозлы, маринадланган азыкларны да кулланмаска кирәк. Тоз организмда суны тоткарлый, бу хәлдән кан басымы күтәрелә. чыганак
Читайте нас: