Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 август 2019, 13:00

Ябыгыр өчен... май ашагыз!

Табиблар яңача ябыгу ысулы ачыклаган.

Белгечләр артык килограммнарның бавырның дөрес эшләмәве аркасында килеп чыгуын исбатлаган. Аның эшчәнлеген яхшыртыр өчен дару урынына табигый ризыклар куллану яхшырак, дип билгели алар.

Зәйтүн мае бавыр функцияләрен тергезә һәм артык килограммнардан котылырга ярдәм итә икән. Бу азыкта тиз таркала торган майлар һәм А, Е, Д витаминнары бар. Ләкин иң төп элемент – фосфолипидлар. Алар матдәләр алмашынуда катнаша. Фосфолипидлар бавыр күзәнәкләрен тергезә һәм аның эшчәнлеген яхшырта.

Шулай да зәйтүн маен чамасыз кулланырга ярамый. Башта белгеч белән киңәшләшергә кирәк.
Читайте нас: