Докторның борыны сынган, баш мие селкенгән.
Берничә атна Мәскәү дәваханәсендә яткан ир дәвалаудан канәгатьсез калган. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгына шикаять язган, табибтан акча таләп иткән.
Ачулы пациент моның белән генә чикләнеп калмаган, табибны саклап торып, йодрыклары белән өстенә ташланган. Ак халат иясе җитди җәрәхәтләр алган.
10 августта Дагстанда да ашыгыч ярдәм табибларын кыйнап китүләре хакында билгеле булган иде.
Кая тәгәрибез, җәмәгать?..