Кеше олыгайган саен сәламәтлек какшый бара. Сер түгел, илдә өлкәннәр арасында сәламәт булганнар бик сирәк. Уртача алганда, һәр кеше 3-4 авыруга дучар ителә.
Киң таралып, авыр нәтиҗәләргә китерүче чирләрнең берсе – артериаль гипертония (югары кан басымы). Русиядә 40 млн. артык кеше әлеге авыру белән җәфалана, ә үзләренең кан басымының югары булуын авыруларның 30-50 проц. гына белә.
Кешедә идеаль кан басымы – 120/80 мм. Әгәр ул 140/90 миллиметрдан артса, кан басымы югары, дип исәпләнә. Бу инде табибка барырга кирәк, дигәнне аңлата. Әгәр ай дәвамында кан басымы 3 тапкыр 140/90 мм һәм аннан югары булса, димәк, кан басымын дәваларга кирәк. Югыйсә, ул өзлегүләргә: гипертоник энцефалопатиягә, инсультка, инфарктка, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлегенә һ.б. китерә.
Авыруның билгеләре – колакта тавыш, баш авырту, эшкә сәләт кимү, хәтер начараю һ.б. Кан басымы күтәрелү нәтиҗәсендә, кан тамырлары кысыла, киеренкеләнә һәм кан әйләнеше авырлаша, органнарның һәм тукымаларның кислород белән тәэмин ителеше бозыла. Аеруча баш мие күзәнәкләренә кислород җитмәү үзен нык сиздерә. Шуның аркасында өлкән кешеләрнең хәтере начарлана, игътибары кими.
Шикәр диабеты, бронхиаль астма һ.б. хроник авырулар кебек, гипертоник чирне дә бөтенләйгә дәвалау мөмкин түгел. Әмма аны контрольдә тотарга була. Дәвалауның төп кагыйдәсе – даимилек. Яшәү рәвешен үзгәртү – югары кан басымын профилактикалауда яисә төшерүдә нәтиҗәле алым. Моның өчен, әгәр югары булса, гәүдә авырлыгын, тоз куллануны киметергә, даими рәвештә физик күнегүләр эшләргә, тәмәке тартудан, алкогольле эчемлекләр кулланудан баш тартырга кирәк.
Өлкәннәргә киңәшем шул: сәламәт яшәү рәвеше үзегезне яхшы хис итәргә һәм озак елларга эшкә, гомумән, яшәүгә сәләтегезне сакларга ярдәм итәчәк.