Маяк
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 август 2019, 18:05

Уфа хирурглары өзелгән кулга “җан керттеләр”

Уфаның 21нче санлы дәваханәсе хирурглары авыл җирендә яшәүче иркәйнең өзелеп чыга язган кулын, уңышлы операция ясап, ялгадылар.

Җәрәһәтләнгән кул “җанлана” башлаган инде.
Иркәйнең кулы эш урынында имгәнгән – станок кулны өзеп чыгара язып, мускулларны һәм сөякләрне зыянлаткан. Кулны коткаруга өмет бик аз булса да, табиблар ашыгыч рәвештә эшкә тотыналар һәм хәле авыр пациентны операция өстәленә салалар...
Операцияне башкаруда табиб-травмотологлар, кан тамырлары хирурглары, аларның ассисентлары катнаша. Нәтиҗәдә, уртак тырышлык белән чәрдәкләнгән сөякләрне җыялар, нерв җепләрен ялгыйлар, тирене тегәләр.
Әлеге вакытта имгәнгән кул әкренләп кенә хәрәкәтләнә, сизгерлеге кайта башлаган. Вакыт үтү белән иркәй дәваханәдән чыгып, яңадан эшенә, яраткан гаиләсенә – алты баласы янына кайта алачак. Ә табибларга зур афарин!
Читайте нас: