Маяк
-11 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2021, 02:00

Алар – алмашчылар

Авылга — яшь кадрлар!

Табиб һөнәренең абруен күтәрү, яшь кадрларны җәлеп итү буенча ил, республика Хөкүмәте, муниципаль район хакимияте тарафыннан чаралар оештырыла, проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Әйтик, «Земский доктор» Федераль программасы буенча 1 млн. һәм 100 мең сум күләмендә (БР Хөкүмәте тарафыннан бирелә) акчалата ярдәм күрсәтелеп, яшь табиблар фатир белән тәэмин ителә.
Районда 2011 елдан башлап «Земский доктор» программасы буенча 41 табиб кабул ителеп, 30 яшь белгечкә фатир, 11енә җир участоклары бирелгән. Әлеге көндә БДМУда 90 илешле белем алып, шуларның 13е максатлы юллама буенча.
Агымдагы елда да ак халатлылар сафы тулыланып, алар - табиб-педиатр Азат Исламов, табиб-терапевтлар Дилбәр Галиәкбәрова, Индира Батталова, Альбина Шириева, табиб-отоларинголог Ринат Кунысбаев - хезмәт юлларын район үзәк дәваханәсендә, табиб-терапевт Ләйсән Сәхәүтдинова Андреевка врачлык амбулаториясендә башлап, өлкәннәргә алмашка килде.
Читайте нас