Яңа ел алдыннан Уфа шәһәренең Конгресс-холлында бәйрәм чарасы – ил төбәкләрен санитар автотранспорт белән тәэмин итүнең федераль программасы рамкаларында республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен алынган ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары ачкычларын тапшыру тантанасы үтте. Әлеге бәхеткә ия булучылар арасында район үзәк дәваханәсенең дә булуы - шатлыклы күренеш.
Шунысы куанычлы, дәваханә автопаркын тагын өч ашыгыч ярдәм машинасы белән яңарту медицина хезмәткәрләренә авыруларның гомер һәм сәламәтлеген саклап калу мөмкинлеген тагы да арттырды. Әйтергә кирәк, Русиядә җитештерелгән автомашина заманча диагностикалау һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин ителгән, анда дефибриллятор, үпкәне ясалма җилләтү өчен аппарат, кандагы глюкозаны экспресс-үлчәү, компрессор ингаляторы, реанимацияләү һәм акушерлык җыелмалары һ.б. бар.