Маяк
-1 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2021, 02:00

Чәчләрне карау серләре

Кыш көне чәчләрне ничек тәрбияләргә?

Кыш көне чәчләр аеруча тәрбияләүгә мохтаҗ. Коры һава, суык, температураның кискен үзгәрүе, организмга витаминнар җитмәве белән бәйле ул.
Чәчне җылымса су белән юарга кирәк. Шампуньны чәчнең халәтенә туры китереп сайларга, сульфатсыз булса, яхшырак. Шампунь белән юганнан соң, бальзам яки маска белән юдырырга киңәш ителә. Башны тырнак белән түгел, ә бармак белән ышкып юарга кирәк. Чәчкә уралган тастымал су тамып беткәч кенә алынса әйбәт. Фен белән киптергәндә, артык киптерүдән сак булыгыз.
Чәчләрегез матур да, сәламәт тә булсын дисәгез, берничә ысул тәкъдим итәбез.
Кефирдан ясалган масканың файдасы зур. Аны чәчегезгә сылагыз да пленка белән ябып, җылы шапка киегез. Ярты сәгатьтән юасыз. Тагын бер рецепт: бер күкәй сарысына 15 мл алма серкәсе, 5 мл алоэ кушабыз. Аны чәчкә сөртеп, 20-40 минуттан соң юабыз.
Уч төбенә сыйган кадәр сода алабыз, су белән болгатабыз һәм шушы «ботка»ны чәчнең тамырына ышкыйбыз. Бу катнашманы маска буларак куллансагыз да ярый: ваннага кергәч аны чәчкә сылап 20 минут тирәсе тотыгыз. Артыннан кыска чәчкә чирек стакан, озын чәчкә ярты стакан уксус белән чайкагыз. Мондый процедураларга чәч озак ияләшсә дә, 3-4 атнадан чәчләрегезнең сизелерлек ныгыганын тоярсыз.
Сабын да файдалы. Органик косметика сатылучы кибеттән, аптекадан сыек сабын алыгыз. Үлән чәе, 2 бал кашыгы чәй агачы мае белән болгатыгыз. Әлеге катнашма кавактан, хәтта беттән котылырга да ярдәм итәр.
Кокос мае куллансаң чәч хуш ис, матур кыяфәтле булыр. Аны шулай ук үлән чәе белән болгатып баш тиресенә массаж ясау кирәк. Тик артыннан әйбәтләп чайкагыз. Чәчләрегез ялтырап торыр, ефәк шикелле булыр.
Читайте нас