Диспансерлаштыру халыкның аерым өлкән төркеменә ике этапта үткәрелә. Бу карау гражданинга 3 елга бер туры килә. 2019 елда 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917 елгы гражданнар диспансерлаштыруга чакырыла.
Беренче этапта шикәр, холестерин тикшерелә. Карау кабинетына 30дан алып 60 яшькә кадәр хатын-кызлар керә. Ир-егетләргә – 36дан, хатын-кызларга 45 яшьтән алып электр кардиограммасы үткәрелә. Күз басымы 60 яшьтән алып тикшерелә. Простатик махсус антигенны тикшерүгә – 1974, 1968 елгылар керә. Яшерен канга тизәкне тикшерү 1968, 1962, 1956, 1950 елгыларга кагыла. Маммография өч елга бер тапкыр – 1980, 1977, 1974, 1971, 1965, 1959, 1953 елгыларга туры килә.
Икенче этапта диспансерлаштыру елына туры килгән 54 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызларның, 45 яшьлек һәм аннан өлкән ир-егетләрнең муен тамырлары УЗИ аппаратында тикшерелә. Күрсәткечләр буенча 1974, 1968 елгылар - табиб хирург-уролог, 49-73- табиб колопроктолог, колоноскопия, 30-69 яшьтәгеләр -табиб акушер-гинеколог, 60 яшьтән башлап - күз басымы югары булганнар, 75 яшьтән өлкәнрәкләр күзнең күрү үткенлеге түбәнәйсә– табиб офтальмолог, күрсәткечләр буенча (диспансерлаштыру елына туры килгәннәр)- спирометрия, 75 яшьтән алып (күрсәткечләр буенча) – табиб-оториноларинголог, табиб-невролог каравын үтә. Диспансерлаштыру елына туры килгәннәрне өч елга бер тапкыр терапевт кабул итә.
2019 елдан дәүләт диспансерлаштыру үтү өчен өстәмә ял көнен (түләүле) гарантияли. Диспансерлаштыру үтү буенча кирәкле һәм тулырак мәгълүматны үзегезнең участок табибыннан (фельдшердан) һәм участок шәфкать тутатышыннан, шулай ук поликлиника администраторыннан алырга мөмкин, яки медицина профилактикалау бүлекчәсенә килергә була.