Маяк
+14 °С
Ясно
80 лет Победы
Сәламәтлек
31 Декабря 2020, 21:00

Эх, мунчасы да мунчасы!..

Мунча хикмәтләре турында газета-журналларда әледән-әле язмалар чыккалап тора. Чөнки мунча ул безнең тормышта бик әһәмиятле йола, мунчасыз яшәп булмый. “Мунчага бик исем китми”, – дип уйлаучы кеше дә, җае чыкса, чабынып-парланып чыгу рәхәтеннән беркайчан да баш тартмый.

Оста “мунчачылар” киңәш итүенчә, парлы мунчага башны чылатмыйча гына душта коенып керергә кирәк. Шуннан соң 2-5 мәртәбә 4-10 минутка чабыну бүлмәсенә кереп чыгарга була. Чабынып чыккач, иң элек 20-40 секунд салкын, аннан соң 3 минут җылы душ астында торырга. Сәламәт кешегә атнасына 1-2 мәртәбә парлы мунча керү, чабыну файдалы.
Бераз булса да ябыгырга теләүчеләргә парлы мунчага керер алдыннан коры тәннәренә тозлы бал ышкырга киңәш ителә. Шуннан соң яхшылап чабынып чыккач, душ астында коенмыйча гына, җәймәгә төренеп 30 минут утырырга кирәк. Сусауны басар өчен су йоткалап алу да җитә, бу очракта күп эчү файдага түгел. Парлы мунча тәндәге майны саунага (коры мунчага) караганда нәтиҗәлерәк киметә.
Гадәттә, мунча себеркесен кайнар суда пешеклибез. “Мунчачылар” фикеренчә, бу дөрес түгел. Әгәр дә мунчаны кичтән керәсегез булса, себеркене иртән үк башта җылы, аннары кайнар душ астында тотыгыз да, целлофан пакетка тыгып куегыз. Мунчада янә җылы һәм аннан соң кайнар суда пешекләп алыгыз.
Себерке пешерүнең тагын бер ысулы бар: аны бер көн алдан көн буе салкын суда тотарга кирәк. Мунчага кергәч, пешекләп аласың. Әйтүләренчә, мондый себеркенең яфрагы коелмый, әмма биологик файдасы бераз кими.
Мунча өчен үлән төнәтмәләре ясауның да кечкенә генә үз “серләре” бар. Аларны күптөрле хуш исле үләннәрдән ясыйлар. Үлән төнәтмәсе кеше организмына файдалы матдәләргә бай була. Мәсәлән, мәтрүшкә, бөтнек, ромашка, шалфей шундыйлардан.
Төнәтмәне болай ясыйлар: үләнне (яки үләннәрнең барысын бергә) кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коялар да, кайнатып чыгаралар. Әзер төнәтмәне сөзеп, шешәләргә тутыралар һәм суыткычта саклыйлар. Чабынып чыгу өчен 70-100 грамм төнәтмә җитә. Аны әз-әзләп мунча ташына сибеп торырга кирәк. Хуш исле, парлы мунча кеше сәламәтлеге өчен аеруча файдалы.
Чабынганда шулай ук сыра да кулланыла ала. 100 грамм сыра куасын бер ләгән суга салып болгаталар да, мунча ташына сибәләр. Ул да үзенә бертөрле хуш ис тарата.
Читайте нас