Сәламәт яшәү рәвеше - чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт.
Иртән зарядка ясау. Буыннар һәм мускуллар хәрәкәткә килә. Әгәр уңайсыз итеп йокласаң, мускуллар ойый, иртәнгә алар авырта башлый. Зарядка бу сызлауны кыска вакыт эчендә юкка чыгара. Кәеф күтәрелә. Физик активлык начар уйлардан коткара, организмны уянырга мәҗбүр итә. Организм бер көнгә җитәрлек энергия ала.
Дөрес туклану. Беребезгә дә сер түгел, кайберәүләр иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз.
Музыка тыңлау. Иртән тиз ритмлы музыка тыңлау кешене уята, тормышны яхшы якка үзгәртергә теләк булдыра. Күңелле, энергетик музыка кеше психикасына да тәэсир итә.
Саф һавада йөрү. Кәефне күтәрә, стрессны юкка чыгара, сәламәтлекне, йокыны, ми эшчәнлеген яхшырта.
Күңел тынычлыгы. Нерв системасы какшаган кешенең физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы.
Төнлә яхшылап йоклау. Олы кешегә, энергия запасын тулыландыру өчен, 7-8 сәгать йокларга кирәк. Киресенчә булганда, иммунитет начарлана, ашказаны системасы эшчәнлеге бозыла, хроник арыганлык барлыкка килә.