Маяк
+14 °С
Облачно
Сәламәтлек
31 Декабря 2020, 21:00

Гаиләдә эчкечелек

Балаларны агуламагыз!

Гаилә һәм эчкечелек бер-берсе белән һич яраша алмый торган төшенчәләр. Спиртлы эчемлекләрне артык кулланган кеше балалары, тормыш иптәше, туганнары белән аралашу урынына, ”аракы” белән күңел ачуны хуп күрә. Нәтиҗәдә, аңа хас булган яхшы сыйфатлар юкка чыга.
Алкогольнең җимерткеч көче нәрсәдә? Нык кына “төшергәннән” соң кешенең 350-500 мең нерв күзәнәге һәлак була. Алар үз хәленә кайтмый һәм яңалары барлыкка килми. Кешенең хәтере начарланганнан-начарлана, куллары калтырый, сәламәтлеге какшый. Шулай ук балаларның гарип булып дөньяга килүендә алкоголь сәбәпче. Сабыйның үсешендәге тайпылышлар сабыйның һәм ата-ананың киләчәк тормышын, мөнәсәбәтләрен катлауландыра. Еш кына ата-ананың эчүгә салышуы аркасында гаилә таркала.
Белгечләрнең күзәтүләренә караганда, аракыны чамасыз эчүчеләр буыннан-буынга туберкулез, эпилепсия, җиңел акыллылык кебек чирләрне тапшырып килә. Айнык яшәү рәвеше алып барган хәлдә, ике-өч буын алмашынганнан соң гына, бу нәсел чирләренең югалуы ихтимал. Алкоголизм белән авырган ата-анадан туган балаларда эчкечелеккә ферментатив бирелүчәнлек хас икәнлеге мәгълүм. Сабыйлар бу авырудан бала чагында гына түгел, үзләре ата-ана булгач та интегә.
Әни-әтиләргә киңәш шул: яшь гомерегезне спиртлы эчемлектән башламагыз, туачак балаларыгызны агуламагыз! Яшьтән үк дөрес юл сайласагыз, киләчәк тормышыгыз сәламәт булыр.
Гөлнара Әхмәтова,
район үзәк дәваханәсенең гаиләне планлаштыру кабинеты белгече.
Читайте нас