Маяк
-3 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2021, 02:00

Грипптан ничек сакланырга һәм ничек дәваланырга?

Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы.

Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы.
Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Мөстәкыйль дәваланырга ярамый. Табиб чакыртырга кирәк. Гадәттә, югары температура авыруның иммунитетына бәйле рәвештә 3-7 көн күзәтелергә мөмкин. Авырып китсәгез, өйдә калыгыз. Аеруча авырган балаларны балалар бакчасына, мәктәпләргә җибәрергә ярамый.
Вакытында дәваланмаган грипп пневмония, борын куышлыгы ялкынсынуы, нерв белән бәйле авыруларга китерергә мөмкин.
Истә тот!
Иммунитетны ныгыту мөһим, С витаминына бай ризыклар ашарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга тырышыгыз.
Сеңгергән, төчкергәндә кулланган салфеткаларны шунда ук чүплеккә атарга кирәк, авыруның вирусы предмет өслегендә 12 сәгатькә кадәр сакланырга сәләтле.
Читайте нас