Уку елы уртасында укучы балаларның алҗуын, белгечләр теле белән әйтсәк, депрессияне “өченче чирек чире” дип атыйлар. Депрессиягә бирелгән укучының игътибары бетә, таркауга әйләнә, язуы начарлана. Көннең – кыска, дәресләрнең күп булуы нәтиҗәсендә аның зиһене чуала. Шунлыктан начар укый башлавы өчен балаларны ачуланырга кирәк түгел. Әгәр ул математикадан тирәнәйтелгән программаны “тарта алмаса” бер хәл, ә инде сәләтле булып та, үзенең яраткан фәненнән “З”леләр ала башлый икән, димәк, монда депрессия галәмәте ярылып ята.
Бу чирдән котылу юлы бер генә: бала туйганчы йокларга һәм ял итәргә, саф һавада озак йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә тиеш. Күп кенә мәктәпләрдә дәресләр әлеге үзенчәлекне исәпкә алып төзелә дә: зур тәнәфес сәгать 12 тирәсенә туры китерелә, чөнки бу вакытта урамда уйнап алырга, саф һава суларга мөмкин.
Яшүсмерләр өчен депрессия – табигый халәт. Ләкин кыш көннәрендә, бигрәк тә озакка сузылган өченче чиректә, алар тагын да ярсучанга әйләнәләр. Артык таләпчән укытучы да, яхшы билгеләр таләп итүче бәйләнчек ата-ана да аларны тирән депрессиягә төшерергә мөмкин. Мондый яшүсмерләргә эндәшмәвең яхшырак. Кагыйдә буларак, алар бу вакытта хуш килгән шөгыльне үзләре эзләп таба. Шуңа да бу чорда төрле түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә аеруча игътибар бирергә кирәк. Ләкин монда да чама хисе югалмаска тиеш. Баланы класстан тыш эшләргә мәҗбүриләп куарга ярамый. Әгәр инде баланың бер сәбәпсезгә температурасы күтәрелсә, эче, башы авырта башласа, аппетиты югалса, белгечкә күренергә кирәк. Андый укучыларга педагог-психолог белән берничә көн дәвамында үткәрелгән индивидуаль курслар, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
P.S. Укучыларыгызның хәл-халәтен күзәтеп торыгыз. Укулары начарланып киткән балаларга ял бирергә тырышыгыз. Өстәмә эшләр, авыр биремнәр белән балаларны җәфаламагыз. Бер-ике көн мәктәпкә килмәскә дә рөхсәт итәргә мөмкин. Аннан гына баланың укуына зыян килми. Ял иткәннән соң ул иптәшләрен бик тиз куып җитәчәк. Сәламәтлек дуслары: витаминнар; кимендә 10 сәгать йокы; дөрес туклану; саф һавада йөрү; ата-аналарның игътибарлы мөнәсәбәте.