Кальян тарту организм өчен зыянлымы?
Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә.Яшьләр арасында кальян тарту модага кереп бара. Безнең яшьләр дә модадан калышырга теләми. “Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?” – дисәң, алар: “Ул бит җиләк-җимеш төтене генә”, – дип аклана. Ә чынлыкта ничек?