Маяк
-18 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2021, 02:00

Кызлар, каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез !

Гәүдәм төз булсын дип кайбер кызлар, яшь ханымнар спорт залларында корсак мускулларына күнекмәләр ясыйлар. Тик күп очракта корсактагы майны бетерергә теләп, бар игътибарны гәүдәләренең нәкъ менә шул өлешенә генә бирәләр, ә башка җирләре “эшсез” кала. Икенче төрле әйткәндә, физик пропорция, гармония сакланмый.

Гәүдәм төз булсын дип кайбер кызлар, яшь ханымнар спорт залларында корсак мускулларына күнекмәләр ясыйлар. Тик күп очракта корсактагы майны бетерергә теләп, бар игътибарны гәүдәләренең нәкъ менә шул өлешенә генә бирәләр, ә башка җирләре “эшсез” кала. Икенче төрле әйткәндә, физик пропорция, гармония сакланмый.
Мондый кешеләр беренче вакытта, чыннан да, ниндидер нәтиҗәгә ирешәләр. Даими күнегүләрдән соң корсак турындагы мускуллар эчтәге майны куып чыгара. Кайберләренең хәтта корсаклары гына түгел, бөтен гәүдәләре дә ябыгып кала. Бу аңлашыла: “пресс” астында ятып кысылган ашкайнату органнары дөрес эшләми һәм шунлыктан ризыктан файдалы матдәләрне ала алмый башлый.
Ә аннары нәрсәме? Менә нәрсә...
Тора-бара күп күнегү алган мускуллар зурая һәм алар май белән капланалар. Ягъни соңыннан көтелгән нәтиҗәнең киресе килеп чыга.
Күзәтүләр күрсәткәнчә, корсак турындагы мускуллар өчен күнегүләрне озак эшләү нәтиҗәсендә кешенең бите саргылт төскә керә. Бигрәк тә күз төпләре нык саргая. Бу ни өчен шулай соң? Йөз саргаюның сәбәбе – кеше организмында (яисә канында) үт суы җыелу. Аның ни рәвешле җыелуы, ягъни механизмы әлегә билгеле түгел. Ләкин үт суы канцероген үзлеккә ия һәм аның организмда озак саклануы, иртәме-соңмы, яман шеш авырулары китереп чыгарачак.
Күзәтүләр күрсәткәнчә, үт суының организмда чамадан тыш күплеге психикага да зыян китерә икән. Кеше тиз кызып китә башлый, усалга һәм көнчегә әйләнә, теләсә нәрсәгә үпкәли, ачу саклый торган була.
Шуңа күрә, кызлар, югарыда әйтелгәннәрне истә тотыгыз. Әлбәттә, корсак мускулларын эшләтергә кирәк, ләкин шул ук вакытта башка мускулларны да онытмагыз.
Интернет челтәреннән
Читайте нас