Маяк
+20 °С
Облачно
Сәламәтлек
31 Декабря 2020, 21:00

С витамины хәзинәсе

Гап-гади ылыс – С витамины чыганагы (бу бигрәк тә кыш көне, организм витаминнарга аеруча кытлык кичергән вакытта мөһим). Моның өчен чиста урманда (ягъни шәһәрдән һәм промышленность корылмаларыннан, зур юллардан еракта) бераз ылыс ботагы җыегыз. Эре, яшел ботаклар яхшы. Саргаймаган, кипмәгән булсын. Шуны да искәртергә кирәк, җәйге ылыс, кышкыга караганда, С витаминына ярлырак. Картрак ботаклар яшь ботакларга караганда витаминга баерак.
Кешегә тәүлегенә 25-30 г чи ылыс кирәк. Аны юып, вак итеп турыйлар. Моны күгәрми торган тимер кайчы белән эшләү җайлырак. Ваклаган ылыска су кайнатып салалар да, эмаль савытта 15-20 м төнәтәләр (ә эре туралган булса, 2-3 сәгать төнәтергә кирәк). Шуннан соң 3-4 өлеш кайнаган су өстиләр. Сөзәләр һәм 5-6 сәгать салкында тоталар. Төбен болгатмыйча, икенче пыяла яки эмаль савытка бушаталар. Әгәр дә суга лимон кислотасы (1 л суга – 1 бал кашыгы) салсаң, эчемлекнең тәме яхшырак була, аскорбин кислотасы (С витамины) да әйбәтрәк саклана. Әзер экстрактка шикәр кушарга мөмкин (1 л суга – 30 г). Көнгә 1 стакан эчәргә.
Әгәр дә ылысны ваклый алмыйсыз икән, ботакларны сындыргалап, өстенә су кайнатып салыгыз да, 20 минут (җәй көне) яки 30-40 минут (кыш көне) кайнатыгыз, төбе утыргач, сөзегез. Бу очракта су ылыс авырлыгыннан 5 өлеш күбрәк алына.
Читайте нас