Урамда салкын, юеш булганда, авырып китү ихтималы көчле. Шуңа күрә иң мөһиме – аяклар коры булсын. Аяк табанында күп санда терморецепторлар бар. Аяк аз гына юешләндеме, борын йомшара, тамак төбе ачыта башлый, температура күтәрелә. Мондый очракта вакытны сузмагыз, өйгә керү белән, табан астын җылынганчы яхшылап уыгыз да, коры җылы оекбаш киеп куегыз. Ераграк юлга чыгасыгыз булса, үзегез белән запас җылы оекбаш алырга да онытмагыз. Өшеп-туңып кайтып кергәч, мөмкин кадәр тизрәк кайнар чәй, кофе эчеп җибәрегез, кайнар су белән юыныгыз.
Түбәндәге киңәшләр дә ярдәм итәргә мөмкин: кагор – элек-электән дәвалаучы шәрап булып санала. Аны җылытып, яки кайнар чәйгә 0,5 стакан кушып эчеп җибәрсәң, салкын тиеп авырудан котыласың, ди халык медицинасы белгечләре.
Яки менә икенче төрле чара: 1 стакан кызыл шәрапка 1-2 бал кашыгы шикәр комы, 1-2 кисәк әфлисун яки лимон (икесе бергә дә ярый), әз генә дарчин (корица), 1-2 данә канәфер кушып, кайнау дәрәҗәсенә җиткерергә дә, кечкенә йотымнар белән эчәргә.