Хәзерге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына китерүе авыр. Алар ярдәмчебезме яки дошманыбызмы? Бүгенге көндә аеруча балалар компьютер уеннары белән мавыга. Ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша, ә мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек. Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме әллә баш миенә зыян саламы? Компьютер, төрле планшетлар, экрандагы уеннар балаларның баш мие үсешенә зыян сала. Экран алдында озак утырып сабыйның ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган азыклар начар чыгарыла һәм ул еш авырый башлый. Медиклар барлык компьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызыклый. Димәк, аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә,авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор – психикага авырлык килү. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тоторыксызлык, баш миенең кан әйләнеше бозыла, умыртка сөяге дисклары кысыла, матдәләр алмашы бозыла һ.б шундый тискәре факторлар күзәтелә.
Бала компьютер алдында күпме утырырга тиеш соң? 2-3 яшьлекләр-15; 3-4 - 25 ,5-6- 35, 7-8 яшь балалар- 40 минут. Әлеге шөгыльне саф һавада булу, физик күнегү, хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштыру шарт. Мониторда кояш нурлары, электр уты чагылышы булмаска тиеш. Мебельне дөрес сайлау да мөһим роль уйный. Өстәл, урындык һәм башка кирәк яраклар балалар өчен җайлаштырылган булырга тиеш.
Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә балаларның күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра. Әйдәгез, балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булып, компьютерда уйнау вакытын чикләп, аларның сәламәт, белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик.